Инсар районына, эш сәфәре кысаларында, Мордовия Дәүләт Җыелышы рәисе балаларның җәйге ялы объектларында булды. Алар арасында В.Я. Антропов исемендәге Инсар балалар сәламәтләндерү лагеры. Быел биредә 80 балага ике смена узачак, беренчесе 24 июньдә башланачак. Хәзер әзерлек эшләре актив бара. Владимир Чибиркин район башлыгы Харис Якуббаев һәм лагерь җитәкчелеге белән йокы корпусларында капиталь ремонт барышы белән танышты: канализация төзелеше алып барыла, душ кабиналары һәм санузеллар урнаштырыла, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп эвакуация чыгу юллары җиһазландырылачак. «Киләчәктә лагерь ел әйләнәсе булырга мөмкин. Моның өчен техник мөмкинлекләр бар: газ, электр энергиясе, суүткәргеч. Якында гына матур чиста елга. Район планнарында бу бар, һәм республика проектны хуплаячак», - дип билгеләп үтте Владимир Чибиркин.
Икенче Инсар урта мәктәбендә Мордовия Дәүләт Җыелышы Рәисенә «Эрудит», «Радуга» һәм «Ударник» лагерьлары эше турында сөйләделәр. Смена балаларның ял итүенә генә түгел, ә аларның белем дәрәҗәсен күтәрүгә дә исәпләнгән. Мәсәлән, «Эрудит» төркемендә катнашучылар арасында фән олимпиадалары призерлары да бар, «Үсеш ноктасында» дәресләр оештырылган. Владимир Чибиркин балалар белән аралашты: фәннең әһәмияте турында сөйләделәр, укучыларның һөнәри киләчәге мәсьәләләренә кагылды.
Мордовия Дәүләт җыелышы спикеры Русская Паевка авылында «Улыбка» исемле тагын бер мәктәп яны лагеренда булды. Уку йорты җитәкчелеге һәм аларның тәрбияләнүчеләре белән очрашу вакытында анда ял чарасы үткәрелә. Балалар Пушкинның шигырьләрен укыйлар һәм лагерьда аларга нәрсә ошаганын рәхәтләнеп сөйлиләр.
«Җәйге ялны оештыру мәсьәлә-ләренә Мордовия Главасы Артём Алексеевич Здунов зур игътибар бирә. Закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарына йөкләмәләр бирә.
Бездә заманча һәм уңайлы балалар лагерьлары, төзекләндерелгән пляжлар булырга тиеш, анда республика халкы һәм кунаклары көч җыя алыр иде. Моның өчен барлык шартларны, шул исәптән объектларда куркынычсыз булуны да булдырырга кирәк. Депутатлар корпусы бу эшкә актив катнаша, сәламәтләндерү кампаниясен әзерләүне һәм үткәрүне контрольдә тота», – диде Владимир Чибиркин Инсар районында җәйге ял инфраструктурасы белән танышу нәтиҗәләре буенча.

Наилә НАСЫРОВА