Июнь башында ук Темников районы «Ишейки» агрофирмасында жимолость-зелпе җыюга керешәчәкләр; карт утырт малары 3 гектар мейданда урнаштырылган. Агрофирма директоры А.С. Лисин сүзләренә караганда, бу сезонда җиләкләр күп булыр дип көтелә. - Куаклар шактый үсте, - ди ул. - Уңай һава торышы булганда, уңыш узган елгыдан ике тапкыр артыграк булыр дип уйлыйм.
Агрофирмада җиләкләрнең һәм алма бакчасының югары уңдырышлылыгы турында алдан ук уйлаганнар. Чәчәк ата башлауга тагын 3 гаилә төклетура-шмель сатып алганнар һәм өстәмә рәвештә барлык мәйданда 6 умарта оясы урнаштырганнар. Май башыннан биредә тамчылы су сибү системасы кертелде. Һәм бу да зур уңыш нигезе. Бер үк вакытта аның аша төрле җиләк-җимеш (жимолость, карлыган, кура җиләге, ежевикалар), шулай ук алмагач бакчалары тукландырылачак. Карлыган гөмбә авыруларыннан эшкәртелгән. Ул жимолостьтән соң өлгерә. Аннан - малина һәм ежевика.
Язгы кыр эшләренә ап- рельнең өченче декадасында керештеләр. Туклану зонасын арттыру өчен аларны утырттылар, куаклар белән рәтләрне чүп-чардан чистарттылар. Болар белән Т.П.Севостьянова җитәкче легендә 5 кешедән торган бригада шөгыльләнде. Бу коллектив Темников, П.Канаков, Ишейка авыллары хатын-кызларыннан оешкан; биредә алар бер- ничә ел эшлиләр инде.
Агрофирманың барлык эшләре зур ачык мәйданнарда уздырылуга карамастан, кеше- ләр саклагыч битлекләрдә һәм перчаткаларда, бер-берсеннән тиешле ераклыкта; коронавирус инфекциясе йоктырудан барлык саклык чараларын үтәп эшлиләр. Көнгә өч тапкыр инвентарьны махсус техника ярдәмендә эшкәртәләр.
Жимолостьнең уңышын җыюда, директор сүзләренчә, 35тән 40ка кадәр кеше катнашачак.
Рәсемдә: Т.П.Севостьянова бригадасы эшли