Ниһаять, җәйнең беренче декадасын вакладык. Авылларда ара-тирә моточалгы тавышлары ишетелә. Иң тынгысыз, өлгер хуҗа малларына көндәлек күләм печәнне чабып ашата. Быел, ел фасыллары вакыт төшенчәсен шактый бутады шул: чын кыш җиткәнен көтә-көтә, кыш үтеп беткәнен, чын яз килгәнен көтә-көтә, яз үтеп беткәнен дә сизми калдык. Инде җәй ае керде, тик Саранскта боз да явып алырга өлгерде. Иртә килгән рәвеш ясап, игенчеләрне кырга чыгарган яз шактый сюрпризлар белән кырдагыларга күп кенә өстәмә мәшәкатьләр тудырды. Санаулы көндә бетәргә тиешле эшләр апрель-май аена сузылды. Шул сәбәп белән язгы эшләр печән өстенә кушыла язды. Кайбер елларда район хуҗалыклары май азагында печәнгә төшә иде. Быел республикабыз  предприятиеләре  терлек азыгы  әзерләүгә  керештеләр, ә бөртекле-кузаклы культуралар чәчүне төгәллиләр. 26 май торышына республиканың Атяшевский, Атюрьевский, Зубово-Полянский, Ичалковский, Ковылкинский, Кочкуровский, Лямбирский, Рузаевский, Торбеевский һәм Октябрь районнары куелган бурычларны йөз процентка үтәгән. Тулаем Мордовиядә чәчү төгәлләнеп килә – 26 майга алынган мәгълүматларга караганда, язгы чәчү 389,4 мең га мәйданда – 84% мәйданда башкарылган, шулардан бөртекле һәм кузаклы культуралар 267,4 мең га мәйданда чәчелгән, бу план күрсәткеченең 97%ын тәшкил итә. Бөртекле культуралардан тыш, аграрийлар 19,3 мең га (планның 92% ы): рапс (11,9 мең га яисә 50%), ашлык кукурузын (21,1 мең га яисә планның 67,4% ы) чәчәләр.
Республикада беренчеләрдән булып ООО «Магма ХД» беренче катындагы үләннәрдән азык (витаминно-травяная мука) әзерләүгә керештеләр. Якын арада Ләмберә, Инсар һәм Рузаевка районнары хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүгә керешергә планлаштыралар, яңгырлар комачауламаса. 2020-2021 елларда терлек азыгы белән тәэмин итү өчен республика хуҗалыкларына кимендә 95 мең тонна печән, 605 мең тонна сенаж һәм 810 мең тонна силос әзерләргә кирәк, икән.
Күпьеллык үләннәрне иртә җыеп алу, әзерләү технологиясен үтәгәндә, югары эчтәлеге булган органик матдә (1 кг коры матдә), протеин микъдары югары булган (1 кг коры матдә) һәм югары энергетика кыйммәте булган азык алырга мөмкинлек бирә. Мондый сенаж алу рационнарда кыйммәтле аксым азыгын куллануны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Соңгы яңгырлар һәм берничә көнлек җылылар печәннәрнең үсешен, өлгере-  шен тизләтте. Башка елларда, көнгә ничәшәр сантиметр үсә икән дип, печән басуларына линейкалар куя иделәр, быел алай мәшәкатьләнәсе дә булмады, күрер күзгә үк сизелә. Мондый һава шартлары үләннәрне колагыннан тартып үстерә. Берьеллык, күпьеллык үләннәр матур булып өлгереп килә. Терлек азыгын әзерли башларга иң уңай вакыт. Кыш буе малларга югары сыйфатлы, энергияле азык ашатам дисәң, аны әзерләүгә иртәрәк керешергә кирәк. Ни өчен дигәндә, үләннәрне чәчәк атар алдыннан чабып алганда, печән составында файдалы матдәләр күбрәк була, соңга калып җыйганда үләннең файдалылыгы 40 – 50 процентка кадәр кими. Шуңа күрә күмәк хуҗалык җитәкчеләре белгечләренә менә шуны истә тотып эш оештырырга, күләм дип, печәннең калынайганын көтәбез дип, сыйфат мәсьәләсен икенче планга калдырмаска куштылар.
Хәзер менә шулай – авылларда печән өсте дигән сүз күмәк хуҗалыклар өчен үзгә бер җаваплы кампания булып кына калды, гади кешеләр авызыннан ишетелми дә диярлек. Безнең ише буын күңелендә генә аның белән бәйле матур да, борчулы да хатирәләр саклана. Ни генә дисәң дә, читтән караганда гына романтика шул печән өсте. Әйе, хәзер инде авылларда, элекке кебек, чалгы чүкеп, селтәнеп печән чабу дигән нәрсә бөтенләй юк. Капка төбендәге өч бөртек үләнне чабар өчен дә авыл кешесе бензинлы чалгысын кабыза. Элекке бәрәңге бакчаларын биләгән печән җирләрен дә, шәхси тракторы булганнарга әйтә дә чаба, тарата, әйләндерә, түкли, төргәкли торган тагылмалары белән (печәненә әнә шулай кулын да тигезмәүчеләр бар) басуда ук эшен бетереп алып кайта. «Чүмече-сәнәге» булган тагын бер тракторчы әлеге төргәкләрне печәнлеккә менгереп бирә. Авыл кешесенең дә, газапланмыйча, мөмкин кадәр эшен җиңеләйтергә тырышуы һәм елдан-ел җиңеләйтү әмәлен табуы бермә-бер сөендерә. Әмма бергәләп печән чабып җыюлар, үзенең мәшәкате белән, матур да, истәлекле дә иде.

Наилә НАСЫРОВА