Ноябрь - муниципаль олимпиадалар ае.  Татар теле һәм әдәбияты буенча да олимпиада үткәрелде. Уңышлар зур, шуңа укучыларым белән горурлана алам.
Татар теле буенча җиңүче – дүртәү, әдәбияты буенча - өчәү. Алар: Кузикова Самира, Биксаляева Диана, Чугунова Камила, Кузиков Ильдар, Саликаева Амина. Молодцы! Респуб-лика олимпиадасына хәзерлек бара: класстан тыш индивидуаль биремнәр өстендә эш һәм өйгә дә биреп җибәрелгән кызыклы материалларны өйрәнеп килү укучыларга ныклы белем алырга булыша. Әйтеп китим, татар теле һәм әдә-бияты белән беррәттән, мәктәбе-бездә башка предметлардан да укытучыларыбыз төрле чаралар үткәрәләр, шул исәптән олимпиадалар да. Горурланырлык нәтиҗәләр шатландыра: укучыларыбыз ел саен мәктәп, муниципаль һәм республика күләмендә призлы урыннар яулыйлар.
Шулай ук  ноябрь ахырында Татар Пешлә мәктәбе укучылары белән татар теле һәм әдәбияты буенча «Күңелле татар теле» исемле КВН үткәрдек. Олимпиадада җиңүчеләр дә катнашты. Үткәрелгән чараның максаты - татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәхәббәт хисе тәрбияләү, телне һәм әдәбиятыбызны тагы да тирәнтен өйрәнергә омтылыш тудыру.
КВН туган тел җыры белән башланды, чөнки Габдулла Тукаебызның сүзләренә язылган җыр гимн буларак яңгырый. Чараларыбызны шулай еш кына башлап җибәрәбез. Бәйгедә ребуслар, кроссвордлар белән бергә, кызыклы-кызыклы биремнәр бирелде. Ике команда – «Калфаклар» һәм «Түбәтәйләр» командалары ярышты. Конкурслар арасында концерт номерлары булды. Укучылар җырладылар, шигырьләр яттан сәнгатьле иттереп сөйләделәр. Ярыш көчле үтте. Ике команда да нык әзерләнеп килгәннәр. Катнашу гына түгел, карап торуы да мавыктыргыч булды. Ахырда - дуслык җиңде. Бүләксез җиңүче булмый инде. Командалардагы һәрбер укучы грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр. КВН кебек чараларда укучылар теләп катнашалар. Димәк, тел беркайчан үлмәс; яшәгән һәм яшәр.
Вакыт тиз үтә. Әйләнеп карарга да өлгерә алмаббыз, Яңа ел бәйрәме дә җитәр. Татар Пешлә гомуми белем бирү урта мәктәбебездә аңа әзерлек алып барыла инде. Бездә укыту процессы тәрбия бирү белән бергә үрелеп бирелеп килә.

Сания Саляева