Киләсе елның беренче январыннан Россия калдыклар әйләнешенең яңа системасына күчә. Саранскның пресс-үзәгендә каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча Брифингта Мордовиянең урман, ау хуҗалыклары һәм таби- гатьтән файдалану министры Юрий Васильевич Медянкин белән ООО «Ремондис»ның генераль директоры Светлана Бигессе катнаштылар.
Мордовия чүпләрдән арынуны уңыш-лы алып бара. Санкциясез чүплекләр халыкның һәм табигатьнең саулыгына зыян китерә. Бүген республикабызда каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен барлыгы 13 мең евроконтейнер урнаштырылган, аның 6,5 меңе - районнарда. Калдыкларны санкцияле чүплекләргә ташыйлар. - Мордовиядә каты көнкүреш калдыкларын җыю хезмәте коммуналь өлкәгә күчте, шуңа аны җыю һәм ташу өчен квитанцияне вакытында түләргә кирәк, - ди Юрий Васильевич Медянкин. - Бүген бездәге төсле региональ операторлар Россиянең бары 15 регионында эшли һәм Саранск чүп җыю буенча илебездә - лидер. Регионыбыз районнарында ТБОны җыю буенча проблемалар бар. Халкыбыз чүпне ягарга яки җиргә күмәргә өйрәнгән һәм операторның эшен түләргә ашыкмый. Авылда чүп җыю өчен намуслы түләүче халкыбыз 30-40% артыграк. Вакытында квитанцияңне түлә һәм судка да акчаң китмәс. Беренче январьдан Россия Федерациясе Законы эшли башлый, без ООО «Ремондис» операторының хезмәтен түләргә бурычлыбыз. Законны бозучыларга җәза каралган: физик затларга - бер мең сумнан икегә кадәр, ә юридикларына - 100 алып 250 мең сум штраф. Россиядә Законны бөтен кеше үтәргә тиеш! Цивилизация алга бара. Безнең табигатьне пычратырга хакыбыз юк; киләсе буынга сакларга тырышырга кирәк.
Шулай ук министр чыгышында Законның үтәлеше артыннан берничә идарә (ведомство) күзәтәчәк - Мордовиянең урман, ау хуҗалыклары һәм табигатьтән файдалану министрлыгы, Мордовия буенча Росприроднадзор, Мордовия буенча Росельхознадзор һәм  муниципаль җитәкчеләр, дигән хәбәрне дә ишеттерде.  Тагы, 2019нче елның беренче январеннан каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен (Сарансктан башка) аена бер кешедән индивидуаль йортларда  -  91, 84 сум, ә катлы йортларда – 84, 9 сум, Сарансктагы шәхси йортларда яшәүчеләр – 104, 38 сум түләчәкбез.
Светлана ханым Бигессе аралашканда:
- Киләсе этап – Мордовиянең әлегә кадәр каты калдыкларны җыюны оештырылмаган авылларда яңа системасын кертү һәм каты калдыкларны җыю, эшкәртү структурасының 2014 елда каты калдыкларны тирән эшкәртү һәм елына 180 тонна альтернатив ягулык булдырган завод төзү белән йомгакланачак, - ди.
Гомумән, чүп җыю беренче карашка гына гади эш кебек, ләкин аның да бик күп нечкәлекләре бар икән. Мәсәлән, «Призыв» Ләмберә район газетасы еш кына бу проблеманы күтәреп килә. Анда 15 ел элек өй тирәләре, урманчыклар, күл-елгалар санкцияләнмәгән чүп урыннарына әйләнгән җирләр турында яза башлап, бүгенге хәлгә кадәр яктырталар. Әле җитмәсә, пластик шешәләрнең кешегә китергән зарары турында онытып, бакчаларында яктылар, җиргә күмделәр, диләр. Чүпне капчыкларда җыю күп вакытны да ала. Аннан аларны кошлар, этләр-мәчеләр дә тишкәләп туздыра. «Призыв» газета редакциясе халык белән тыгыз эш алып барды, Ләмберә авылы администрациясе һәм Рәшид Ярбек улы Янгибаев җитәкчелегендәге «Заря» кооперативы да килеп чыккан мәсьәләне хәл итү буенча күп көч куйды. Сүз уңаеннан, бер батарея, дүрт квадрат метр җирне зарарлый. Искергән люминисцент лампалар, терекөмеш термометрлары да әйләнә-тирәгә зур зыян китерә, халык хәзер моны яхшы аңлый. Полиэтилен яндыргач – фосген,  поливинилхлорид (ПВХ) – диоксиннар, кеше организмыннан чыгарылмый торган матдәләр бүлеп чыгаралар. Үзләренең көче буенча синильная кислота белән цианистый калийдан көчле. Көнчыгыш илләрдә синтетик чүпне ягу кешедә аллергия, астма, рак, авыру балалар туу, генетик потологияләр кебек куркыныч авырулар китерә дигән тикшерү нәтиҗәләре турында язалар.
Бу эшкә нокта куярга кирәклеге көн кебек ачык иде. Шулай, «Ремондис» компания төркеменең филиалы хезмәте Ләмберә авылы юлларын зур машиналары белән ватмас өчен, өй алдындагы евроконтейнерларына капчыкларга тутырылган  чүп-чарны җыеп чыгалар. «Сейчас основная часть населения регулярно выносит ТКО, - ди районда ООО «Ремондис» компаниясе төркеменең филиалы хезмәте җитәкчесе С.В. Костюнькин. - Беда в другом: только 20 процентов селян рассчитываются за услуги. На сегодняшний день кампания оказывает услуги по евростандарту и вправе требовать с населения своевременную оплату. Неужели в судебном порядке взыскивать с остальных? А ведь тогда им придется платить и за судебные издержки».
Гадәттә, пенсионерлар өйләренә кертелгән су өчен дә, калдыкларны җыйган өчен дә тәртипле түләп киләләр, ә калганнары? Кайбер район авылларында куелган контейнерларны шул сәбәп буенча алдылар. Каты көнкүреш калдыклары проблема тудыра. Ә бит уртача, һәр кеше елына бер кубик метр, ягъни 500 килограмм көнкүреш калдыгы булдыра.

Наилә Насырова