Ләмберә районы, Черемиш авылында яшәүче Сюбаев Шагидулла Сянятулловичка 22 ноябрьдә 91 яшь тула.
Барча балалары, киленнәре, кияүләре, онык-лары туган көне белән тәбрик итәбез! Без аңа нык саулык, шатлык, озын гомер телибез.
Әтиемнең туган көне бүген
Нәрсә телим әтием мин сиңа?
Йөз ел яшә, йөзем җиләге аша,
Әйткәннәр шулай борын заманда.
Борын заман күптән артка калды;
Бу яшькә җитүче бик сирәк. Йөз яшеңә кадәр торса идең
Булыр иде безгә зур бүләк.
Шул көнеңнән Ходай калдырмасын
Аяк-кулың белән шулай тор.
Моның кадәр яхшылыгың өчен,
Алла гомереңне озайтыр.
Күп эшләдең, күп яхшылык иттең
Балаларыңа, авыл халкына.
Шул эшләрең, шушы даның белән
Киңәнеп бар Алла каршына.
Биш ел буе әнием белән бергә
Украина чиген сакладың.
Тырышлыгың, батырлыгың белән
Совет солдаты исемен акладың!
Син эшләгән эшне кем дә әле
Булдырганы юк, булмас та.
Мин үзеңә зур теләкләр телим  
Туган көнең көнне шул хакта.
Син барында, синең ишегең ачык;
Һәр көн саен сиңа киләбез.
Юмартлыгың, кешелегең өчен
Рәхмәт сүзен әйтеп китәбез!

Кызы Камилә