Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр көннәре уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкәннәр ае үтте, әмма без аларны онытмыйбыз.
Торбеево районы Татар Йөнә авылында тәрбиялелек буыннардан-буынга күчеп килә. Шул исәптән, олыларны хөрмәтләүгә дә. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Шулай, күпләребез чәй табыны артында очрашу оештырдылар. Бер күрешеп сөйләшүләре генә дә картларны яшәртә. Торбеево районы Татар Йөнә авылында да шулай булды – чәй өстәле артында очрашу үткәрделәр. Авыл главасы Венера Кудякова иң җылы сүзләрне Йөнә картларына юллады: матур гаилә булдырган якташларына, җәмәгать эше белән янып йөрүчеләргә, белем биргәннәргә, бай хезмәт тәҗрибәләре белән уртаклашканнарга, кече Ватанына, районына һәм республикасына тугъры булганнарга рәхмәтләрен белдереп сөйләде. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырыш хезмәткәрләргә, туган авылы Нариман исемен йөрткән колхозы игенчеләренә, малчыларына ел да спонсорлык эшен башкарган ООО «Юнки» сельхозпредприятия җитәкчесе Раис Салихметов җылы сүзләр әйтте. Шулай ук спонсорлык иткән Татар Йөнәсе җирендә яшәүче олыларга Александр Пайганов, директор ГКУ РМ «Социальная защита населения по Торбеевскому району РМ» дан җырлады.
Бу бәйрәмдә мәктәп укытучылары коллективы, укучылары белән бергә, әдәби-музыкаль композиция, моңлы татар җырлары, биюләре һәм кызыклы сценкалары белән олыларның күңелләрен ачтылар. Авыл тарихын ясаган халкы фотографияләрен карау да күңелләргә горурлык белән рәхәтлек хисе тудырды. Шул вакыт берсеннән-берсе ачык истәлекләр белән бүлеште очрашучылар. Бертавыштан оештыручыларга җылы сүзләр ишеттерергә дә онытмадылар бу авыл кешеләре. Бәйрәмгә килә алмаучыларга, котлаулар белән бергә, продуктлар тутырылган пакет өләшкәннәр.
Әгәр дә кеше яшь вакытта олыларга хөрмәт күрсәтмәсә, картайгач яшьләр дә аңа шундый ук мөнәсәбәттә булачак. Ә Йөнәдә олылар һәрвакыт хөрмәттә булыр дип ышанабыз.

Н.Хәлил