Һәр авылда үзенең танылган, тарихта мәңгеләштерүгә лаек булган шәхесләре бар. Шундыйларның берсе минем әбием, Мирза кызы Фәридә Шехмаметьева.
Мин аңа Әнимай дип әйтәм.Ул Ельник районы Иске Кадеш (Старое Кадышево) авылында дүрт балалы гаиләдә туып-үскән. Беренче белемне дә үз авыллары мәктәбендә алган. Мирза әтисе Бөек Ватан сугышында аякларын тундырып кайткан батырларның берсе була; аңа сторож булып озак эшләргә туры килми, авыр яралары бакыйлыкка илтә. Әнимаемның әнисенә - Мәфтүха карт әбиемә, берүзенә балаларны аякка бастырырга туры килә. Шуңа, кайбер яшьтәшләре төсле, әнимаема ундүрт яшьтән хезмәт биографиясен башлап җибәрергә туры килә. Авылда кая барырга – фермага, терлекчелек тармагына көч куярга. Авыл тормышында актив кайнап, фидакарь хезмәт итеп, аның тарихына зур өлеш керткән асыл затлар – авылның йөзек кашлары – өлкән буын вәкилләре авыр да, шул ук вакытта мактаулы да тормыш  юлы  узганнар. Аларның кар түгел, таш яуса да башкарылырга тиешле эшләре күп. Механизаторлар кырдагы эшләр белән мәшгуль  булалар. Фермаларда терлекчеләр югары продукция алырга омтыла. 14-16 яшьтән бер көн ялсыз, гомерләре буена сыерлар сауган, бозаулар караган, йөкче булып эшләгән, басу-кырларда, ындыр табакларында тир түккән  хөрмәтле авыл кешеләре арасында Фәридә әнимаем дә эшләгән. Яшь бозаулар аның тәрбиясендә булган. Бозауларны бәби сыман карарга кирәк, икән. Бу хезмәттә Фәридә Мирза кызы үзен җаваплы, тырыш кеше буларак таныта. Бозауларның көр һәм сәламәт үсүе тәрбиягә бәйле. Аларны сабый бала сыман карый. Яшь терлекләрнең сәламәтлегенә, туклану режимына, аларны асрау шартларына җитди игътибар бирә. Сыерлар үрчем китергәч, бозауларга угыз (ывызлы сөт) эчерә. Яшь бозауларга, ветеринарның ярдәмендә, авырмасыннар өчен, туклану рационына витаминнар да керткән. Аның бозаулары таза, симез булып үскәннәр; тырышып һәм бар көчен куеп эшләгән. Шуңа алдынгы хезмәте белән күрше авылларда да ихтирам яулаган. Башта күрше Күгеш (Акчеево) авылы егете Әнвәр Үмәр улы әнимаемны күзләп йөри. Аннары ике авыл арасын – Күгештән Кадешка җәяүләп барып, Фәридәсе янына кич утырырга йөри башлый. 1961 елда ике мәхәббәт гаилә кора, яңа өй төзеп яши башлыйлар. Күгешнең «СССРга 50 ел» исемле колхозы бозауларын үстерергә күчә әнимаем. 39 еллык эш стажы белән лаеклы ялга – пенсиягә дә чыга ул.
Әнимаем белән бабаемның бер-бер артлы өч балалары туа: Кәмил, Шәмил, Галия. Әмма тормыш үзенекен итә. Авылда янгын чыгып, аларның да яңа йортлары яна. Бу гаиләгә тагы бер сынау – яңадан йорт төзү була. Алар барлык авырлыкларны җиңеп, матур өй салалар. Тырышлар алар, бер эштән дә курыкмый җиң сызганып эшли торган кешеләр. Зур хужалык белән яшәгәннәр; сыер, бозау, сарыклар асраганнар. Күгеш авылының табигате бик матур: Мокша елгасы ярына урнашкан, матур күлләре дә бар. Шуңа да әнимаем казлар, үрдәкләрне дә күпләп үрчеткәне исемдә. Җәйге каникулларда, аның алты оныгы, Мокшадан каз-үрдәкләрен өйгә алып кайтырга булыша идек.
Әнимайкам эшләрен эшләгәндә, матур татар җырларын көйләп йөри торган иде. Аның белән күңелле. Ул бик тә кызыклар сөйләргә ярата; янында һәрвакыт халык. Мәсәлән, мунчага винек бәйләргә ярата ул, булышырга күрше дуслары Халифә апа, Рауза апа, сеңеле Нәймә апа җыела. Әбием белән көлә-көлә винекләрне бәйләп бетергәнне сизми дә каласың. Эшкә тырыш Әнимаем. Әле дә исемдә, бакчасы зур, ике кыр бәрәңге генә утырта иделәр! Ә авылда мал-туар белән яшәргә кирәк бит!
Уңганнарның уңганы ул минем әни-май! Бәрәңге пирогларын, бәлешләрне телеңне йотарлык иттереп пешерә. Бер пирогын аласың да Мокшага су коенырга чабасың... Эшкә дә безне өйрәтә торган иде. Үзе оста кофталар бәйли; әниемә бәйләп бүләк итте. Миңа жилет бәйләде, үземне дә өйрәтте. Тынгы белмәгән оныкларын бер тапкыр да сүкмәде; нәрсә теләгәнебезне үзебезгә пешерергә дә рөхсәт итә торган иде. Бүген без үсеп җиттек, оныкчыкларын да шулай тәрбияләргә булышыр дип уйлыйм. Үзе үстергән балаларын да шулай тәрбияләгәндер. Кәмил әтием Саранскта янгын сүндерүче булып эшләде, Шәмил абыем - Ельник маслозаводы шоферы, Галия апам күрше Түбән Яңашәһәр өлкәсе Первомайск шәһәрендә яши. 2008 елда Әнвәр бабаем үлгәч, Фәридә әнимаем кыш кышларга Галия апамнарга бара. Яраткан «бабай» исемле мәчесен дә үзе белән ала.
Фәридә Мирза кызы Шехмаметьева әнимаема 15 ноябрьдә 80 яшь тула. Аны кайнар котлап изге теләкләр килене Альмира, оныгы Надия, тормыш иптәшем Эльмир телиләр.
Кадерлебез, яратканыбыз!
Әнимаем, бүген синең туган көнең - җыелыштык өең түренә. Матур күлмәк, башыңдагы яулык бигрәк килешеп тора йөзеңә. Елмаюың өйне кояш иткән, өстәл тулы сыең, бәлешең. Оныкларга, безгә үрнәк булып, сөендерә синең бар эшең. Рәхмәтебез әйтер өчен килдек, сәламәтлек теләп гомергә - бары шатлыкларда язсын, Әнимай - алтын көзләреңә керергә. Шау-гөр килеп үтсен туган көнең, оныкчыклар үссен тәгәрәп. Яшә, Әнимай! Йөз яшеңне әле үткәрергә язсын бергәләп!
Картлык көннәреңне тән һәм җан тынычлыгы белән, балаларыңның һәм оныкларыңның синең турыда тирән кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп үткәр.

Оныгың Надия