Мәктәп укучылары җәйге каникулларында укуларыннан рәхәтләнеп ял итәләр.Бу вакыт аерырым истәлекле көннәре белән кадерле. Менә мәктәп ял лагерлары эшләрен тәмамлыйлар инде. Кайда ничегрәк булды соң ул? Шул сорауга берничә төрле җавап.
Ләмберә районы Аксен мәктәбе беренче сентябрь көнне ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итәргә җыена. Бу мәктәп күпләребезгә укучыларының күп санлы (бүген - 61) булуы, коллективның тырыш хезмәте, Альфия Ибригим кызы Бедрединова да үзенең ике дистәдән артык директорлык хезмәте белән педагогиягә зур өлеш кертүе турында хәбәрдарбыз. Бүген бу белем йортында укучылар рәхәтләнем ял итә. Башлангыч сыйныф укучылары өчен «Төсле учлар» белән 4-8 сыйныфлар өчен «Патриот» дигән отрядлар бар.
Тыгыз программаларында экскур-сияләрдә ял иттеләр, шигырьләр, җырлар, рәсемнәр ярышында осталыкларын сынадылар, кул эшләре белән сәләтләрен арттырдылар. Ял лагере директоры Фәүзия Фатих кызы Булатова җитәкчелегендә Альфия Касим кызы Исмаилова һәм Гульнара Загидулла кызы Трофимова ике дистә бала белән беренче июньгә - Балалар яклау көненә багышлап зур аерым программа буенча тантаналы линейкада хөкүмәт байрагын күтәрү белән чара башланып китте.
Әле генә «Патриот» дигән ял лагере эшен тәмамлады. Исеме эчтәлегенә туры килә; барлык эшләр шул юнәлештә барды. Ана-аталарга балаларының ир-тәнге 8.30 сәгатьтән алып 16 га кадәр, өч тапкыр ашау белән, төрле чараларда катнашулары Саранск яки Большая Елховкага укырга йөртүгә караганда күпкә уңай дип таптылар. Теләгән, елан ите ашаган, диләр бездә, андыйлар бар. Алдагы еллардагы бер проблема - тирә-як мәктәпләренә балаларын йөртү - бу процесс кими бара. Соңгы вакыт күп кенә ата-ана балаларының нәкъ Аксен мәктәбендә белем алуларын тели башладылар. Бүген бу мәктәптә 61 укучы белем ала. Алдагы елларда беренче сыйныфта ике-өч укучы булса, быелгы уку елында бу мәктәпнең беренче сыйныфына укырга ун бала килә. Биредә тәҗрибәле педагоглар белем бирү процессын көн таләп иткәнчә, алдынгы технологияләрне кулланып, эш итә. Тәрбия процессы да тиешле дәрәҗәгә куелган. Нәтиҗәдә, бу мәктәп чыгарылыш сыйныф укучылары югары белем йортларының бюджет бүлекләренә профессия үзләштерергә керәләр.
Җәй, каникуллар, ял... Менә шундый девиз белән Кадошкино районы мәктәбе укучылары да төрле мәктәп лагерьларында 12 июльгә кадәр ял иттеләр. Башка мәктәпләр белән бергә, Латыш урта мәктәбендә 35 бала, Большеполянкада 20 бала ял итте. Район мәктәпләренең 12 активисты өчен Латышовкада тагы 15 июльгә кадәр дә ял оештырылган иде. Егерме биш сәләтле укучы өчен Кадошкино урта мәктәбе базасында ял лагере 21 июльгә кадәр дәвам итәр.
Мордовия сәләтле татар балалары өчен ел саен Краснослабодск районындагы «Сивинь» җәйге ял лагере базасында «Яшә, туган тел!» этномәдәни регионара сменасы эшли. Оештыручысы – Мордовия республикасы мәгариф министрлыгы. Быел да тел һәм әдәбият, башка ярышларда җиңүче балалар ял итә башлады.
Балалар җәйге ял лагерьларында көч җыеп, яңа уку елына яңа өметләр белән барырга әзерләнәләр.

Н.Хәлил