Бүген экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау актуаль. Мордовия Главасы Владимир Волков Гомумроссия халык фронты региональ бүлеге тәгъдимен - апрель аенда республикабызда экологик декада үткәрүне яклады. Гомумроссия халык фронты Мордовия халкын тирә-якны җыештыру субботникларында катнашырга чакыра.
Наталья Алексеевна Сайгачева, Мордовия буенча РНК ОНФ бүлек җитәкчесе, Дмитрий Александрович Массеров, «Генераль җыештыру» проекты җитәкчесе җурналистлар белән 20 апрельдә очрашты. - Өмәләр көн саен дәвам итәчәк. Мордовия санитар-экологик декада кысаларында, урамнарны һәм урманнарны тәртипкә кертү, чистарту буенча эш алып барылыр. Максаты – регионыбыз халкын яшәгән тирә-ягын күләмле җыештыруга эндәү, урманнарны чүпләү фактларын фаш итү, хокук бозучыларны ачыклау, экологик ситуацияне яхшырту һәм экологик культура үстерү. Халыкка аңлату эшләре үткәрү. Урманны саклау, чүп ташлау тыелу турында аншлаглар куела, корыган агачлар киселә, көнкүреш һәм төзелеш чүп-чары җыештырыла. «Гел чүпләнә торган урыннарны беләбез, мониторинг алып барабыз, шул урыннарга график буенча гел йөрибез», - диде Наталья Алексеевна. Үткән 2017нче елны шундый чараларда утыз меңнән артык кеше катнашты. Катнашучылар белән тирә-якның экологик торышын пычраткан 400 законсыз чүп свалкасы юк ителде, ди. Мисал иттереп үткән елгы фактларны мисалга китереп сөйләде.
- Проект кысаларында ачык сетевой ресурс «Интерактивная карта свалок» (www/kartasvalok.ru) эшли. Анда кешеләр үзләре легаль булмаган чүп оемнәре яки свалка урыннарын билгели алалар. Картада барлыкка килгән урынга коммуналь хезмәт вәкилләре, ОНФ волонтерлары законсыз ташландыклар оемнәрен ачыклау һәм төрле чаралар күрү максатын күздә тотып баралар,- ди Дмитрий Александрович Массеров. Ул МГУ студентларының да бу эштә катнашулары турында әйтте.

Наилә Насырова