Футбол мундиалие кунаклары һәм җанатарлары Рузаевка тегү фабрикасында тегелгән киемнәрен киеп йөрерләр.
Бу производствода хезмәткәрләрнең күбесе - хатын-кыз. Тегү эшендә бүген, машиналар төсле уңган куллары белән, тегүче ханымнар киемнең я бер, я икенче детален тоташтырып бара; һәрберсе үз операциясен җитез һәм төгәл башкара. Бербөтен итеп җыйгач, җайлы һәм матур, бүгенге көн таләп иткән киемнәр барлыкка килә. Үзенең фабрикасы турында директоры Н.И. Кураева болай ди: «Без ачылганда барлыгы биредә кырык ике кеше хезмәт итә иде, ә бүген – сигезән бер кеше. Россия Федерациясе оборона Министерствосы заказын – хәрбиләргә футболкалар тектек. Бүген футбол буенча Бөтендөнья Чемпионатына заказны тегәбез. Мундиалий символикасы белән футболка, шорты һәм чалбар, майка, поло, свитшотлар (күлмәк-свитер, толстовка кебегрәк) өстендә эшлибез. Куелган максатларны коллектив уңышлы башкара, чөнки биредә хезмәт итүче кызларыбыз югары класслы тегүчеләр. Үткән ел заказлары буенча бер генә дә канәгатьсезлек белдерүче булмады».
Чынлап та, цехта эш кайнап тора һәм тегү машиналары тавышы туктаусыз гөҗли. Башлары машинага таба өелгән рузаевка хатыннары Бөтендөнья Чемпионатына киемнәр тегәләр. Күз алдында европа стандарлары буенча тегелгән кием өемнәре үсеп тора. Алар барысы да мастерларча тегелгән.
Цех җитәкчесе Т.В.Адмакина үзенең хезмәткәрләре турында зур ихтирам белән: «...кызларыбыз теләсә кайсы машина артында сыйфатлы эшли. Тегүче эше авыр: агым төсле әйберләр тегелә, тегүчедән зур игътибар һәм түземлелек сорала. Хезмәткәрләребез барысы үз урынында лаеклы утыра, коллективта бер-берсен алыштырып эшләүнең уникаль күренеше хуҗа. Бүген без европа стандартлары һәм таләпләре буенча катлаулы киемнәр тегәбез.
Һәрбер тегүчебез мактауга лаек. Эшләренә зур җавап белән якын килеп эшлиләр, безнең булган сорауларыбызны үтиләр. Мәсәлән, Надежда Росланова тегүче булып унике ел эшли инде.Ул бездә булган һәрбер машинада тегә белә. Профессиональ нечкәлекләрне бик тиз ота, яңа модельләрне эшкәртү процессында катнаша, беренче үрнәк вариантын да ул тегә. Эшендә профессионал, яшь тегүчеләр белән тәҗрибәсен уртаклаша. Кыскасы, һәр-бер эшкә җаваплы якын килә, ачык күңелле, ярдәмчел».
Светлана Дубованы тегү-трикотаж фабрикасына утыз өч ел тукыманы кисү цехында хезмәт иткән әнисе Любовь Ивановна Улитина алып килгән.
«Профессиям миңа бик ошый. Тырышып эшләсәң, түләү дә яхшы.
Төрле милләт хатын-кызы эшли биредә: мордвалар, руслар, татарлар һәм башкалар. Коллективыбыз тату, бер-беребезгә ярдәмгә һәрвакыт әзерләр. Кирәк чакта, теләсә кайсы машина артында, бер-беребезне алмаштырып, эшли алабыз.
Безнең продукциягә, бар дөньяга билгеле булган футбол мундиале символын, куелган параметрлар буенча, мультипл печать станогы белән төшереп барыла. Әзер заказны Мәскәүгә озатырлар һәм башкала кибетләрендә сатылыр. Бөтендөнья Чемпионаты кунаклары һәм җанатарлары без теккән поло, шортлар, чалбарлар, свитшот һәм футболкаларыбыздан йөрерләр», - ди Светлана ханым.

Н.Хәлил