Һөнәр сайлау җаваплы эш. Бүгенгесе көндә һөнәр турында бик күп сөйләп була. Чөнки замана үзгәргән саен, дөньяга карашыбызны да үзгәртәбез. Ни өчен дисезме? Хезмәт базарына күз салсаң, анда бүген белгечлекләрнең ниндие генә юк! Замана алга атлаган саен, аларның төрләре дә арта бара. Укучыга сайлау мөмкинчелеге дә зур, ә кайвакытта, югалып та калучылар була. “Кайсы һөнәрне сайласам, отышлырак булыр икән?” – дигән сорауларга җавап таба алмыйча еш кына төшенкелеккә дә бирелүчеләр була. Бу очракта әти-әниләр һәм мәктәп ярдәмгә килә. Аларның акыллы киңәшләре һәрвакыт булыша. Яраткан һөнәреңне таба алу ул – зур ачыш. Һөнәрләрнең кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы була. Үзең яраткан һөнәр буенча китү - олы бәхет ул. Бу - куелган максатка ирешү дигән сүз. Шуңа һөнәр сайлауга мәктәп зур игътибар бирә. Ел саен укучыларны һөнәр сайлау юнәлешендәге «Белгечләр шәһәре» («Город мастеров») чарасы Рузаевка районы Татар Пешлә гомуми белем бирү урта мәктәбе үткәрә. Быел да шулай. Бу профориентацион эшнең төп максаты - укучыларны практик рәвештә һөнәр белән таныштырып, хезмәт профессиясенә кызыксыну уяту. Проект кысаларында укучылар, эшче профессияләр дөньясына кереп чумалар, беренче тапкыр бу һөнәрне үзләренә үлчәп карыйлар, көчләрен сыныйлар, белмәгән нәрсәләрен үзлә-штерәләр. Барысы да, һичшиксез, киләчәктә һөнәрләрен дөрес сайларга булышыр.
Максатны тормышка ашыру өчен, Пешлә мәктәбендә төрле хезмәт кешеләре, һөнәр осталары мәй-данчыклары булдырдылар. Укучыларда зур кызыксыну «Тәм-том империясе» мәйданчыгы уятты; шулай проектны башлап җибәрделәр. 9-10нчы сыйныф җитәкчеләре Сания Спартак кызы Саляева белән Альфия Шихап кызы Альшина һәм мәктәп пешекчесе (повары) Ильмира Шагидулла кызы Баймашкина татар халык ашларын пешерү һәм тортларны бизәү буенча мастер-класслар үткәрделәр.
Ильмира Шагидулла кызы гомер буе яратып повар булып эшли. Хезмәт биографиясен башта Рузаевка ашханәләренең берсендә башлап җибәрә, ә мәктәптә ашханә ачылгач, алты елдан артык инде, төп пешекче буларак эшли. Ул укучыларын тәмле ризыклар пешереп сыйларга тырыша. Аның ашлары укучыларга ошый – тәмләп ашыйлар, добавкалары белән бергә. Тагы, балаларны яратканга, укучылар аны да яраталар.
«Пешекче эше һөнәр түгел, ә сәнгать», диләр. Моның шулай булуы беребезгә дә сер түгел. Ильмира Шагидулла кызы гади генә ризыкны да үзенчәлекле итеп бизи һәм табынга бирә белә. Мисалга, пәрәмәчнең кырыйларын матур бизәкләр белән эшләп пешерә һәм өстәлгә матур иттереп куя. Шулай, Ильмира Шагидулловна унынчы сыйныф укучылары белән үткәргән мастер-классында төрле милләт халкы яратып ашаган татар пәрәмәчләрен пешерделәр һәм торт әзерләделәр. Ә тугызынчы сыйныфлылар бүген күбебез яраткан пицца белән «Шарлотка» пирогын Ильмира апалары белән бергә пешерергә өйрәнделәр. Укучыларда кызыксыну бар, теләк бар - булдырдылар. Шулай булгач, пешекче профессиясен сайлаучылар да булыр дигән ышаныч туа.
Проектның икенче мәйданчыгы - «Чибәркәйләр салоны» («Салон красоты»).  Анда 6-8 сыйныф укучылары чәч үрү буенча ярышачаклар. Кем тиз һәм матур үрә. Андыйлар да табылыр дип ышанабыз. Тагы бәйрәм прическалары эшләп карарлар. Мастер-классларны шулай ук сыйныф җитәкчеләре, белгечләр белән бергә, оештырырлар. Менә шулай бергәләп, «Белгечләр шәһәре» проектындагы чаралар ярдәмендә, Татар Пешлә мәктәбе укучылары һөнәр нечкәлекләренә өйрәнәләр.

Наилә Насырова