Эш кешесенең юлы туры, хезмәте тиешле бүләкләргә лаек була. Туннарга матур мехлы тиреләр эшкәртүче Харис Загидулла улы Янбулатов та шундый.
«Мин Ләмберә районы «Путь Ленина» совхозы механизаторы да, водителе дә булып эшләдем, - дип искә ала Харис Загидулла улы Янбулатов, - унөч ел элек Пензятка бүлеге агрофирмасына килдем, чөнки биредә зарплаталар яхшы һәм тотрыклы. Барлыгы эш стажым кырык өч ел».
Тумышы белән ул шул ук районның Мельцапино авылыннан. Армия сафында хезмәт иткәч, туган якларына кайта. Совхоз җитәкчесе Николай Васильевич Левин дембельне яхшы каршы ала, чөнки авылда эшче куллар һәрвакыт кирәк һәм шунда ук тәктим дә ясый: «Менә сиңа квартирдан ключлар, кер дә яшә, өйлән, күңелеңне эшкә биреп хезмәт ит». Шундый олы бүләк биргәненә директор бер дә үкенми. Харис та эшенең беренче көненнән ук тырышты. Тиздән Сания Хәмзә кызына өйләнә һәм алар бергә өч ул тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Рафаэль МВДда хезмәт итә, уртанчылары – Ренат, әтисе төсле, агрофирмада эшли, кече уллары Равиль медфакта белем ала. «Балаларым минем яхшылар. Тормыш иптәшемә зур рәхмәт. Сания Хәмзә кызы аларда игелеклелек, эшкә мәхәббәт, ягымлы йөрәк тәрбияләде. Кызганычка каршы, үзе генә озак яши алмады, - дип уфтанды әңгәмәдәшебез, - үткән елны вафат булды. Ярый әле балаларыбызны аяк өстенә бастырырга өлгерде. Алар бүген тормышта нык атлап яшиләр: һәрбесенең гаиләсе, квартирасы бар. Мин инде ике тапкыр бабай».
Харис әфәнде совхоз механиза-торларының алдынгылары арасында. Эш кешесенең юлы туры, хезмәте тиешле бүләкләргә лаек була. Почетлы грамотлары да тырыш хезмәте өчен байтак. Бүген бик тә гади булмаган урында хезмәт итә ул; билгеле бер станокта хайваннарның тиреләреннән эшкәртә. «Теләсә кем бу эшне башкарып чыга да алмый, - ди «Октябрьская» дигән Пензятска агрофирма бүлеге җитәкчесе В.А.Артемов Харис Загидулла улы Янбулатов турында, - елына Үзәккә 20 меңгә кадәр хайван тиресе аның кулы аша уза. Хезмәтне ярата, чынлыклы һәм һәрбер эшне җиренә җиткереп башкара. Кайвакыт бер сменада станогында 500, кайвакытта күбрәк тә кыйбатлы хайван тиреләрен эшкәртә».
Әлегә кадәр Пензяткада кроликлар үрчеттеләр, ә күптән түгел агрофирма буларак статуслары үзгәрә. Эш менә нәрсәдә, кролик – үлән ашаучы хайван, ул берничек күп калдыклар калдыруы кош һәм хайваннар үрчетү производство чылбырына тезелмәде. Агрофирма җитәкчеләре ит белән тукланучы песец, норка, төлке үрчетә башлап бик тә дөрес эшләгәннәр һәм отходсыз производство чылбыры тулысынча тезелгән. Бу хайваннарны үрчетү дә күп осталык сорый. Хәзер кошларны һәм хайваннарны бугазлагач калган калдыклар йонлачларны ашатырга китә. Мехлары югары сыйфатлы булсын өчен, фән белән дәлилләнгән өстәмәләр-добавкалар да хайваннар ашларына өстәп бирәләр. Харис Загидулла улына да хайваннарның ашларын әзерләүдә катнашырга туры килә. Ул бу эштә Марс Рязяпов белән Ренат Казаковка булыша.
«Җәй көне 9 тоннага кадәр ашамлык әзерлибез бу мехлы хайваннарга, - дәвам итә сүзен, - сыйфаты да югары булырга тиеш аларның. Россиядә безгә охшаш хайван үстерүче производстволар күп түгел - Киров һәм Мәскәү өлкәләрендә, Мордовиябездә. Рынокта кыйбатлы мехны сораучы күп. Алты төр норка-чәшке генә үсә бездә. Чәшкедән генә дә быел унөч мең тире әзерләдек. Түлиләр җитәрлек, мин канәгать. Лаеклы ялда булсам да, саулыгым кушканга кадәр эшләргә уем. Коллективыбыз яхшы, дус-тату яшибез. Утыз кеше бергә бер гаилә кебек эшлибез. Хайваннарны балалар төсле тәрбиялибез»,- ди һәрбер тирене майсызландырган оста куллы Харрис Загидулла улы Янбулатов.
Туннарга матур мехлы тиреләр эшкәртү кебек авыр эштә менә шундый тырыш хезмәткәрләрсез агрофирма булдыра да алмый.

Н.Хәлил