Кышның ике ае инде артта, өченче аена кердек, ә салкынын әле генә сизә башладык. Әле генә җирне кар каплада, суык борыннарны чеметергә тотынды. Сандыклардан җылы туннар, йоннан бәйләнгән бияләйләр, киез итекләр өскә чыкты. Керосин исе килеп торса да, шундый йомшак, шундый матур иде яшьлектәге киез итекләр! Шәһәргә дә бу мода буларак яңадан кереп бара. Сарык йоныннан баскан итекләрнең җылылыгы, ә файдасы турында сөйләп тору түгел, киеп йөрисе бар. Фабриканың түгел, кул белән эшләнгәннәре турында сүз. Аларны Мордовиянең төрле почмакларында басучылар әле дә бар. 28 январьдә Темниково районындагы Аксел авылында рус халкының «За - Валенки!» дигән милли-мәдәни бәйрәме үтте. Максаты - милли гореф-гадәтләрне саклау. «Народ не должен забывать свои корни, - диләр район мәдәният, туризм, спорт һәм яшьләр сәясәте Идарәсендә. - Аксел - это село с 400-летней историей. Этот населенный пункт издавна славился шерстобойкой и валенками». Киез итекләр көнендә, әзер киез итекләр (мәсәлән, Василий Ковалев гаиләсе төрле рәсемле киез итекләрне басалар) белән бергә, кул эшләрен алып кайтучылар байтак иде һәм үзешчән ансамбльләр, шул исәптән уңышлы «Сандугачлар» ансамбле дә   концертта катнашты, тәмле ашлар чын бәйрәм хисен уятты.
Бүген бу авылда Мамлеевлар һәм Шокиннар гаиләләре итек баса. Белгәнемчә, Темник районы Тархан авылы, Ельник районы Акчеево авылы татарлары сарык йоныннан баскан валенкаларны «оек» дип йөртәләр. Татар теленең аңлатмалы сүзлегенең икенче томында итеккә түбәндәге билгеләмә бирелгән: итек - йоннан басылган, балтырлы киез аяк киеме; киез итек. Фитр итек- катырылган ак итек, акбур яки таш белән агартып, матурлаганнар. Элек кичләрен яшьләр уенга киеп чыкканнар. Өйдә кию өчен чүәк яки кәвеш сыман итеп махсус басылган яисә кунычы киселгән итек кулланыла, аны бәлүнки (валенки) диләр. Күгешлеләр күрше рус Кабаново авылы һәм мукшыларның Мордовские Пошатые итекчеләренә заказ биреп оек бастырганнар. Әйтеп китәргә кирәк, тимер юлда машинист булып эшләгән Кадошкино районы Иса авылы егете Кәбир Абдулла улы Уторов та гаиләсенә киез итек баса иде; туганнарына да баскалады. Күрше Ямщина авылы валенкаларын гомер-гомергә Мордовиянең төрле почмагында киеп йөрүчеләр бар һәм бүген дә сарык йоныннан итек басучы Михаил Лобачeв, Антонина Ладанова һәм башка осталар анда яши. Исемдә: беренче кар төшү белән, әти-әниләр күрше Ямщина авылындагы валенки валять итүчеләргә юл тота ителәр. Авылыбыз халкы бу авылга җәяүләп тә, ат йөгелгән чанада да йөрделәр; бүген асфальт юлдан машиналарда җилдертәләр. Гадәттә, итек басучыларның кая яшәгәннәрен белеп, һәр ел яратып киелә торган басучыларына баралар. Һәркемнең үз мастеры – знакумы бар. Тегеләре дә көтеп ала әниләребезне, заказны кабул итеп, әзер валенкаларны алырга чакырып калалар.
Әле генә Темник район газетасында күптөрле бүләкләр иясе булган 47 ел стажлы механизатор һәм күңел теләге буенча 30 ел валенки валять иткән Иске Шәһәрдә яшәүче Николай Петрович Боклашов турында укып белдем. Ул:
- Яшь чагымда авылыбызда күпләр киез итек бастылар, - дип искә ала Николай Петрович. – Күршем Владимир Зиновьевич Козлов та шул эш белән шогыльләнде. Үземә валенки басарга соралгач, ул: «Телисең икән, өйрәтәм», - диде. Мин килештем. Башта бик авыр булды: иртәнге дүрт сәгатьтә торып, сарык йонын юар өчен, мунча яга идем. Аннары йонны калодкаларга тутырып мичтә киптерәм. Әкреп генә итек басу технологиясен өйрәндем һәм гаиләм кыш көннәрен җылы валенкалардан йөрделәр. Вакыт үтү белән остардым, кулым шомарды һәм атнасына 12-14 пар киез итек бастым. Хәтта базарда сатып акча да эшләдем. Эшкә алынгач, җиренә җиткереп башкарырга яратам. Сатып алучы да канәгать. Шуңа да башланган эшем ремесло булып китте. Күп кеше йонны авыллардан җыялар, ә мин сарыкларның романовский токымын үзем үстерәм, чөнки чимал сыйфаты итек басканда зур роль уйный; йомшак һәм киеп йөрергә җайлы, күңелне җылыткан итекләр булып чыксыннар. Вакыт үткәч, улым Петрга һәм киявем Юрийга да һөнәр осталыгымны өйрәттем. Алар да, әтиләре төсле, эшләренә йөрәк җылысын һәм кул осталыгын кушып сарык йоныннан киез итек басалар.

Наилә Насырова