Ләмберә авылы мөселманнары өчен 1998 елның 28нче январендә мәчет ачылды. Изге йорт рухи камиллек, гүзәллек нигезендә төзелде. Мәчетнең төзелешен олы тарихи бер вакыйга дип бәяләргә кирәк. Ул безнең мәңгегә калачак тарихи истәлегебез.
Революциягә кадәр Ләмберәдә дүрт мәчет булган. Иң борынгы урамнардан саналган “Урман очы” дип әйтелгән хәзерге Крестьяннар урамында бер мәчет, Большевиклар урамында ике мәчет булган. “Веселка” урамында (хәзерге Комсомольская урамы) – бер мәчет булган.
Ләмберә авылына беркетелгән авыл муллаларына баш хәзрәт вазифасын үтәгән Камалетдин хәзрәт Усманов, Бәдретдин хәзрәт Яхин, аның уллары: Ахмәт мулла (Яхин Абделәхәт абыйның әтисе), Сафиулла мулла Яхиннар авыл халкына бик таныш белгечләр. Мәчетләрдә, өйләрдә мәдрәсәләр оештырып авыл халкына дини белем биргәннәр. 17-18 гасырларда Ләмберәдә ике зират бер буй булып сузылып кечрәк кенә тау башына урнашканнар. Беренче иске зиратта кабер ташлары барлыгы да ачыкланды. Кызганычка каршы, иске кечкенә зират мәйданына 80нче елларда, чиновникларның рөхсәте белән, “Яшьләр урамы” (Молодежная) төзелде.
Революциядән соң (25-30нче еллар) авыл мәчетләренең манараларын аударалар, иман йортларын туздырып ташлыйлар. Имам муллаларны авылдан сөреп тоткынлыкка озаталар. Большевиклар урамындагы мәчетнең манарасын төшереп анда, 1934нче елда, район газетасы редакциясе оештырыла. Комсомоллар урамындагы мәчеттә башта башлангыч мәктәп, соңга балалар бакчасы ачыла. 1980нче елларга кадәр Комсомоллар урамындагы мәчетнең бүрәнәләре саклана.
Мәчет бурасын сүтеп, хәзерге Ленина урамында нәчәлләргә квартиралар төзиләр. Анда үз вакытында, 1955нче елларда, райисполком председателе Сырмолотов Бясыр Ханяфия улы да яшәде. Крестьяннар урамындагы мәчет 1929нче елда авылда зур янгын вакытында яна. Шундый авырлыкларга карамастан, авылда мәчет урыннары бүгенге көнгә кадәр онытылмады. Мәрхүмнарны зиратка озатканда, җеназаны мәчет алды мәйданына куеп, картлар дога укыйлар иде. Кызганычка каршы, хәзерге муллалар бу гореф-гадәтләрне үтәмиләр. Авылда туй булганда мәчет урынын атлар белән әкрен генә әйләнеп уза иделәр. Без, сугыш еллары балалары, бу гореф-гадәтләрне гомергә истә калдырдык.
Советлар заманында Ләмберәдә мәчет булмаса да, кыш айларында авылның картлары бер өйгә җыелып җомга намазларың, тәрәвих һәм ает намазларын өйләрдә укыдылар. Җәй айларында зират тауы астында укыдылар. Авылны мәчетсез, нурсыз калдырсалар да, авылдашлар күңеленнән иман нурын җуя алмадылар. Крестьяннар урамында яшәүче Каников Нясрулла Исмәтулла улының өендә 30 еллар чамасы һәр җомга, тәрәвих, ает намазлары укылды. Тәрәзәсе янына балалар да, яшьләр дә “Сөбхан” тыңларга җыела идек. Сугыш елларында намазларны Байбеков Хайрулла өендә укыганнар. Соңга Янгляева Мәрьям Якуб кызының өендә укытылды.
Ләмберә авылының дүрт мәчетендә дүрт имам торган. Крестьяннар урамы мәчете имамы Ахмәт мулла Яхин була.  Сафиулла мулла Яхин Комсомоллар урамы мәчете имамы була. Большевиклар урамы мәчетләрендә имам булып Усманов Камалетдин хәзрәт һәм Рәхимов Летфулла була. Яхиннар гаиләсендә өч мулла. Бәдретдин хәзрәт ул елларда бакыйлыкка күчә. Ахмәт мулланың улы Абделәхәт абый мулла вазифасын үтәмәсә дә, Бөек Ватан сугышы ветераны буларак 87 яшендә биш намазын укып бүгенге төзелгән мәчеткә, ислам юлында күп изгелекләр эшләде.
Шулай итеп, 30нчы елларда мәчет-ләребез беттеләр. Имамнарыбыз тоткынлыкта югалдылар. Әммә Ләмберә имамнарыбызның истәлеге булып бер изге әйбер бүгенге көнгә кадәр сакланып калды. Ул әйбер – Бәдретдин хәзрәтнең хөтбә  таягы. Бу таякны Бәдретдин хәзрәткә 19нчы гасырның ахырында Ләмберә авылы аша узып баручы хаҗиләр калдырган. Бу хаҗиләр Сергач яклары кешеләре булгандыр. Алар үз якларына Мәккәдән кайтканда, Ләмберә мәчетенә кереп, намаз укып, үзләре белән изге шәһәрдән китергән хөтбә таягын Бәдретдин хәзрәткә бүләк итеп биргәннәр. Муллаларны мәчетләрдән куып, мәчетләр ябылгач, Бәдретдин хәзрәт хөтбә таягын улына, Сафиулла муллага бирә. 1929нче елда ике туган Ахмәт һәм Сафиулла муллаларны, яшьләр белән дини дәресләр алып барган өчен, тоткынлыкка ябалар. Сафиулла мулла хөтбә таягын Хайрулла муллада калдыра. Хайрулла мулла мәрхум булгач, хөтбә таягы Рәхимов муллада кала. Ул елларда намазлар Янгляева Мәрьям апаның өендә укыганлыктан, таяк шул өйдә сакланып кала.
Буыннан буынга күчеп барган бу хөтбә таягының яше 100дән артканлыктан ул кибеп, яргаланып, очлары тетелеп бетә.
Ләмберәдә 1998нче елны яңа мәчет ачылуга таякны Мәрьям апа (Бөек Ватан сугышы ветераны) Мәскәүгә реставрациягә җибәрә. Бу легендар таяк Мәскәүдән айлы булып Ләмберәгә кайтты. Яңартылган хөтбә таягын, изге теләкләр белән, Ләмберәдә 28нче январь көнне яңа мәчет ачылганда Ләмберәнең имамы Наиль Юсуповка тапшырдык.
Ике туган Ахмәт һәм Сафиулла муллаларга авылга кайтырга нәсыйп булмады. Ахмәт мулла тоткынлыкта югалды, Сафиулла мулла Яраславль шәһәрендә соңгы гомерен кичерде. Шул ук 1929нче елда Камалетдин хәзрәтне, хатыны белән, кулга алалар. Алар икесе дә тоткынлыкта һәләк булалар.
1955-1997 елларда Ләмберәдә имам вазифалалын үтәгән изге җаннарны искә алыйк: Фазлов Хайрулла, Фазлов Сәнәтулла, Рәхимов Летфулла, Фазлов Садыйк, Биктеев Ахмәт, Бикчурин Алиулла.
Ләмберә авылында яшәүче мөселманнарның уртак ризалыгы, хәер-фатихасы белән җиде ел төзелгән куркәм эшнең нәтиҗәсе күңелләргә иман нуры, өйләргә ислам рухы иңдерде. Авылда ислам дине яңадан торгызыла. Ул икенче яшьлеген кичерә.
Бу мәчетне төзүдә ярдәм иткән Ләмберә авылының булдыклы, шәфкатьле кызы Галия Котиковага зур рәхмәт. Бүгенге мәчетнең исеме дә “Галия” мәчете дип атала.
Мәчетнең түбәсен үз малына тимер белән каплаучы эшмәкәр, Мордовия татарларының аксакалы Шамиль Зәкәрия улы Бикмаевка зур рәхмәтләрне юллыйбыз. Мәчет мәйданына һәм зират юлына асфальт җәйдерүче  Ләмберә авылының булдыклы егете Шамиль Анвәр улы Салимовка, тумышы белән Хадҗи авылында үскән егетебез Равиль Курмакаевка, Ләмберә егете Марс Авязовка, бөтен авыл халкына, Ләмберәдә яшәүче үзгә милләт кешеләренә, Ләмберәнең бөтен мөселманнары исеменнән саулыклы, бәхетле тыныч гомер юллары теләп калабыз.

Рәшидә Ипкаева