...Зал буйлап моң агыла. Килешле, тыйнак хәрәкәтләр ясап, кирәк урында биеп тә китеп, башкарган җырларын ямьгә, гүзәллеккә төреп, җырчылар, сандугач сайравына тиң тавышы белән, Латышовка авылы тамашачы күңеленә, наз, ләззәт өләшәләр, пакълык-сафлык хиссияте күңелләрне әсир итә. Бу - Кадошкино районы Латышовка авылының бер гаиләсендә өч җырчы сеңел - Роза, Раилә һәм Гөлсем Чукмаревлар.
Әйтеп киткәнемчә, өч сандугач. Биргән дә Ходай үзләренә сәләт! Табигать биргән аларның һәрберсенә байлык  - матур тавыш. Ә бергә кушылып җырлаганнарын авыллары белән бергә тыңларга киләләр. Репертуарларында төрле җыр һәм төрле телдә. - Җырга сәләтне сөекле әниебез Халимә Исхак кызы белән кадерле әтиебез Ариф Халил улы бүләк иткән, - ди Роза Арифовна. – Җырлап үстек, чөнки гаиләбездә барыбыз да җырлый. Башта әниебезнең бишек җырын тыңладык. Әтиебез бик матур гармун уйната. Тырышып эшләгән крестьянин гаиләсендә эш һәрвакыт җитеп торды: колхозда да, өйдә дә. Эштән бераз гына бушыйбыз икән, шунда ук әнием җыр башлый, әтием гармунын кулына ала - җыр сузалар икәүләшеп. Соңрак гаилә ансамблена минем, Раиләнең һәм Гөлсемнең тавышлары кушылды. Бергәләп җырлый башладык.
Халимә Исхак кызы белән Ариф Халил улы – гомер буе авыл активистлары булдылар, алардан башка бер чара да үтмәгән. Әгәр гармунчы Ариф Халил улының репертуарында татардан башка рус җырлары да булса, Халимә Исхак кызының ата-бабаларыбыздан күчеп килгән, замандаш татар җырлары булды. Ник дисәгез, тавышларына туры килгән репертуар сайлаганнар алар. Кызлары да шулай. Роза Ариф кызы – халык җырларын яратып җырлый. Җыр – кешенең балачагыннан алып соңгы гомеренә кадәр аерылмас юлдашы. Раилә Ариф кызына, әнисе төсле, татар милли моң якын. Ул татар җырларының матур көен тамашачысына җиткерә белә. Ә Гөлсемәре бүгенге көн тамашачысы таләп иткән эстрада җырлары белән мавыга. Бу чикләр үзенчәлек турында сөйләгәндә генә бар, ә һәрвакыт теләсә кайсы телдә һәм җанрда җырлый бу кызлар. Үзләре әйтмешли, яхшы җыр гына булсын, калганы – җырчы техникасы эше...һәм җырны ярату. Җырның сүзләренә бирелеп хисләр ташуы, җырчының күңел күзе белән җырны сиземләве, йөрәге аша тоемлавы бар. Анардан башка җыр туа алмый. Шуңа Чукмаревлар кызлары шундый матур җырлый да.
Аларның сәләтләре башка өлкәдә дә бар; бергәләшеп җыр язалар.  Мәсәлән, «Косынка» җырын. Фольклор яратучыларның күңеленә хуш килгән бу җыр. Аны башкалар башкарганда халык сүзләре һәм көе дияләр, әмма Чукмарева сеңелләренеке икәнлеген барысы да белми. Раиләләре көндәлегендә күп кенә башка шигырьләр «запаска» дип ята. Ул тумыштан лирик.
-  «Косынка» җырыбыз рус телендә язылган, - ди Раилә Ариф кызы. – тиз язылды һәм сүзләргә көй дә тиз салдык. Иҗатыбызны яратып өлгердек, сәхнәдән башкарабыз; тамашачыбыз да ошатты. Бу җырны башка җырчылар җырлавы безне шатландыра.  Җыр – халык лирикасының иң таралган төре, ул безгә һәрвакыт юлдаш, күңелебез бишеге. Җыр – ул яшәеш. Киләчәктә дә җырларбыз: күңел җырлагач түзеп торып булмый шул.

Н.Хәлил