Мордовиянең төрле почмакларында май башында авыл халкы көтүләрне табигатькә чыгарды. Кышы буе абзарда яткан мал-туар һәм хуҗалар өчен дә саф һавага, иркен болыннарга чыгу - зур вакыйгага тиң ул. Бу тема турында яза башлагач, балачакта көтүне каршы алулар искә төште. Иң элек, тузанны уйнатып, добер-шатыр килеп сарыклар кайта. Бала-чага адашып калган бәтиләрне эзләргә чыгып йөгерә. Озак та тормый, акрын гына атлап, сыерлар да күренә. Шул кичке сәгатьләрдә авыл шау-шуга күмелеп ала. Хәзер мондый җанлану бетеп бара. Сыер асраучылар кими, сарыклар белән кәҗәләр генә калып бара. Сәбәбе авыл картаюда гына да түгел, яшьләрнең дә мал тотудан бизеп баруыдыр, мөгаен.
Регионыбыз авылларында көтүләр май башында ук  чыкты. Быел бер баш мал көтүгә озату ничә сумга төшә, көтү көтәргә кеше бармы? Әлеге сорау белән газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.
Дубенка районы Ломат авылы фермеры Зегрә Рәхимьян кызы Манакованың сыерлар көтүен көтүче саклый. Ә һәрбер хуҗалык маллары хуҗалык тирәлекләрендә үзләре йөреп кайта, я булмаса, чирәмлеккә бәйләп куялар, дип сорауларыма кыска җавапны Альфия Кетдюс кызы Узбякова әйтте.
Кадошкино районы Большие Поляны авылында сарыклар үрчетү белән Марат Альберт улы Долотказин шогыльләнә. Аның көтүен җирлегендә баганаларга электр элемтәле корылма саклый. Авыл халкы, урамы-урамы белән, аерым сарык һәм кәҗәләренең кечкенә көтүчекләрен чиратлап саклыйлар. Саклаучысы булмаса – бер сарык башы 150 сум акча түләп яллап саклаталар. Сарыкларны кырыккан йоннарын, эрли белгәннәр йон носкига эрли, бәйли, ә белмәгәне – ташлый. Элекке төсле җыеп беркем дә йөрми. Берничә ел элек, тегүгә кулы ябышып торганнардан, сарык йоны юрганы - одеяло сырдырта торган иделәр. Мондый юрган файдалы да, ябынып ятарга җиңел һәм уңайлы да.
Долотказин Руслан Альберт улы - бозаулар, сыерлар асрый. Тагы “Кызылъяр” урамында яшәүче Рәшит Харис улы Капкаевның ун сыеры бар. Ул – бишенче ел фермер. Харис улы Рәшит, улы Шамиль белән сыерларын үзләре сак- лыйлар. Ә көтүдән кайткач, аларны Рәшитнең тормыш иптәше - Идрис кызы Румия, сыер саву аппараты белән сава.
Шул ук районның Латышовка авылы главасы булып күп еллар уңышлы хезмәт иткән, авылы өстендә хөрмәт яулаган Римма Амин кызы Арюкова сорауларыма түбәндәге җавапны бирде:
- Безнең авыл җирлегендә барлыгы ун сыер һәм 300 якын сарык бар. Елның нинди булуына карап, якынча 1нче майлардан соң көтүне куабыз. Халык аны чиратлап көтә, андый мөмкинлеге булмаганнары вакытлыча чиратны алыштырып торалар. Иртәнге алтыдан кичке 7-8 кадәр мал-туарлар табигатьтә, тау башында рәхәтләнеп азык ашап йөри. Инешкә төшеп, су эчәргә мөмкинлек тә бар, - ди Римма Аминовна.
- Темников районы Тархан авылыннан өч километр ераклыкта  Акаш - Татарское Акашево дигән кечкенә генә авылда Анвәр Алим улы Янбухтин күп иттереп сарыклар асрый, - дип сөйләп китте Нурия Хафиз кызы Мамлеева. - Ул чәчү җирендә печән белән ашлык үстерә. Тракторы бар: бу тәгәрмәчлене иркенләп эшкә җигәләр бергәләп. Барлык хуҗылык эшләрен гаиләсе белән бергә башкара Анвәр Алим улы Янбухтин. Ә Тархан авылында сарыкларын чират торып саклыйлар; һәркем үз чиратын көтеп ала. Саклаучысы булмаса – яллап саклаталар. Алты сарыгы булган кеше – бер көн, 12 баш сарыгы булган - 2 көн көтү көтәргә тиеш... Уртача бер йортта 24-30 баш сарык үрчетәбез. Менә шулай авыл халкының тырыша-тырмаша сарык асраулары алтын бәясенә төшә. Көтүгә сарыкларның йонын кыркып чыгара күбесе, әмма яз башы кыркылган йонны ташларга туры килә; йон эрли белүче авылда калмады инде. Элек, йонның гаиләдән артып калганын, сдавать итә булганнар. Әмма көзге йонны әле дә Аксёл авылында валенки басучылар җыеп ала. Безнең якларда валенкины - оек (кыска валенкиларны - катый) дип йөртәләр. Хәтта «Валенки» бәйрәмнәре, күрше регион кунаклары белән бергә, зурлап үтә.
Сыерлар көтүләренә килгәндә - Тархан авылы сыерлары көтүлеге кечкенә. Кайберәүләр өчәр сыер асраса да, сыерлар саны елдан-ел азая бара. Сыеры булганнар, Мордовиянең башка татар авылларында төсле, базарда һәм авылдагы сыер тотмаучыларга бик тә чиста һәм тәмле сөт, каймак, эремчек саталар; бүген бу ашамлыкларга сорау зур.
Менә шундый хәлләр югарыда әйтелгән авылларда. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, ә сездә көтү буенча хәлләр ничек? Көтүгә чыгасызмы?
Искәрмә. Мордовиядә 2020 елның январь ахырына барлык категория хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләр саны, исәпләүләр буенча, 199,9 мең баш тәшкил иткән (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,3%ка кимрәк), аның сыерлары – 72,7 (2%ка кимрәк), дуңгызлар саны – 489,6 (33,4ка күбрәк), сарыклар һәм кәҗәләр – 37,9 (7,6%ка кимрәк). Бу хакта Мордовиястат хәбәр итә.


Наилә НАСЫРОВА