Музей картаймый, ә елдан-ел яхшыра бара. 10 январьда С.Д.Эрьзя исемендәге республика сынлы сәнгать музее 64 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Скульпторның эшләрен илебезнең төрле музейларында күрергә була. Степан Эрьзя әсәрләренең иң зур күргәзмәсе - 200 дән артык эш - аның исемен йөрткән Мордовия Республикасының сынлы сәнгать музеенда.
Мордовия Главасы Артём Здунов кушуы буенча, музей хезмәткәрләрен матур дата белән Мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министрының беренче урынбасары Александр Карьгин котлаган. - Узган елларда, әлбәттә, музейның интерьерларында да, иҗади эшчән-легендә дә күп нәрсә үзгәрде, - дип билгеләп үтте министр урынбасары. - Әмма иң мөһиме, аның турында төрле континентларда беләләр. Һәм төрле төбәкләрдән килгән кунаклар, рес-публикага килгәч, гениаль скульптор С.Д.Эрьзя талантының рухи көче белән тукланыр өчен, музейга килергә тырышалар.
- Бүген безгә 64 яшь тулды. Музей тарихы бай һәм күпкырлы, - дип искәртте Саранск сәнгать гыйбадәтханәсе җи-тәкчесе (С.Д.Эрьзя исемендәге музей директоры) Людмила Нарбекова.
- Берничә ел элек Россия Президенты Владимир Путин хуплавы белән без бинаны капиталь реконструкцияләүгә, экспозиция мәйданнарын киңәйтүгә һәм яңа депозитарий төзүгә ирештек. Музей өчен 64 яшь - бу, әйтерсең лә, җитлеккән яшьлек. Һәм сәнгать коллекциясен формалаштыруга, заманча музей булдыруга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтергә кирәк: һәм мәдәнияткә, һәм сәнгатькә намуслы, тугры хезмәт итүләрен дәвам итүчеләргә.
Январьның беренче атнасында сәнгать гыйбадәтханәсенә 4 мең кеше килгән. Шулай ук музей аккаунтларыннан социаль челтәрләрдә 64 яшьлек Юбилейлары уңаеннан яхшы сүзләрне калдырганнар. Комментарийлар арасында журналистлар, рәссамнар, сәнгатьне бәяләүчеләр бар.
Н.ХӘЛИЛ