Әле генә җирле үзидарә көнен муниципалитетларның башкарма һәм вәкиллекле хакимият органнары хез-мәткәрләре билгеләп үтте. Язмабыз шул өлкә кешесе турында.
Торбеево районы Такташлы Сыркыды (Сургодь) авылында 2012 елның мартыннан бирле җирлек башлыгы вазыйфасын Фәрит Тагер улы Эртуганов башкара. Ун елдан соң да аның максатлары үзгәрешсез кала: авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту һәм җиде йөз утыз кеше яшәгән территориянең социаль - икътисади үсешен тәэмин итү. Аларның һәрберсе белән тыгыз хезмәттәшлектә көнүзәк мәсьәләләр хәл ителә, киләчәккә планнар төзелә, иң кыю идеяләр һәм иҗтимагый әһәмиятле инициативалар тормышка ашырыла. Фәрит Тагер улы әйткәнчә, торак пунктта барлык йортлар да тулысынча газлаштырылган һәм су белән тәэмин ителгән, яхшы юллар бар, интернет челтәре салынган, көн тәртибеннән кайбер көнүзәк мәсьәләләрне алып ташлау мөмкинлеге бирә торган үзара салым системасы эшли, хуҗасыз җирләрне рәсмиләштерү процедурасы алып барыла, соңыннан аларны сату, аренда һәм салым алу рәвешендә әйләнешкә кертәләр. Бүгенге көндә урам яктырту белән бәйле кайбер проблемалар бар. Якын арада торак әһәмиятендәге биш юл участогын тиешле хәлгә китерү планлаштырыла: Аксеновка авылының Школьная урамында съезд ясарга, Лопатино авылының Үзәк урамынына вак таш япма салырга, Сыркыды авылының Школьная, Центральная, Хади Такташ урамнарында чокыр ремонты ясарга.
Сүзен дәвам итеп, Фәрит Тагер улы Эртуганов Сыркыды татар авылы - җиде торак пунктның административ үзәге: Майский поселогы, Лопатино селосы; кечкенә авыллардан - Черемушки, Аксеновка, Гальчевка, Зарубята, Шмидовка, ди. Алар барысы да бер-берсеннән шактый ерак урнашкан, әмма бу күпмилләтле халыкның - русларның, мордваларның, татарларның, украин-нарның, таҗикларның дуслыгына, бердәмлегенә ара ераклыгы комачаулый алмый. Авыл халкы төрле форматтагы чараларда еш очрый: гражданнар җыены, җыелышлар, сайлау кампанияләре, төзекләндерү буенча өмәләр, мәдәни вакыйгалар. Биредә йөздән артык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате, социаль өлкә, мәгариф вәкилләре эшли, ике йөзгә якын пенсионер яши. Сургодь төп гомуми белем бирү мәктәбен Светлана Мостафина җитәкли. Мәктәптә илле малай һәм кыз белем ала. Торак пункт территориясендә өч сәүдә ноктасы, ике ФАП, ике КДЦ, ике китапханә, ике почта элемтәсе бүлекчәсе эшли.
Бу матур урыннарда уңдырышлы туфракта 188 гаилә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара. Үз ишегалларында, яхшы җиһазландырылган махсус биналарда алар йөз илле сарык, сиксән дүрт баш сыер асрыйлар, шуларның кырык бишесе сыерлар, казлар, күркәләр, үрдәкләр, тавыклар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Игорь Букин, Ольга Князева, Саъди Саидвалиев социаль контракттан файдаланып, дәүләттән терлек сатып алуга түләүсез субсидия алганнар.
Торак пункт җирләрендә МАПО «Торбеево» нең ике эре терлекчелек бүлекчәсе нәтиҗәле эшли; үсемлекчеләр 3500 гектар мәйданда җир сөрүлекләрен эшкәртәләр.
Сыркыды авылының төп истәлекле урыны һәм аның визит карточкасы булып татар шигърияте классигы Хади Такташның йорт – музее тора. Педагогик хезмәт ветераны Равилә Алим кызы Коновалова саклык белән, бөртекләп биографик һәм туган якны өйрәнү материалларын, танылган шагыйрьнең чын экспонатларын һәм ХХ гасыр башы рухын саклаган әйберләрне җыя. 2004 елда мәчет төзелә. Хәзерге вакытта биредә үз имамы юк, вакыт-вакыт вәгазьләрне чакырылган руханилар укый, ә андагы тәртипне җирле мөселман дини төркеме рәисе Рашид Абидулла улы Коновалов мулла, ярдәмчесе Шамиль Рустаев белән саклыйлар. Рашид хәзрәткә мәчетне тотуда җәмгыять әгъзалары ярдәм итә. Ә Лопатино авылында чиркәү күтәрелә. Ул мәхәллә кешеләре һәм хәйриячеләр, җирле үзидарә органнары ярдәме белән даими рәвештә реставрацияләнә һәм үзгәртелә.
Шулай итеп, рус, мордва, татарлар илендә Фәрит Тагер улы Эртуганов белән бергә яшьләр һәм авылда туганнар үз тамырларын онытмый. Алар һәрвакыт көч һәм илһам алу өчен туган як бусагасына ашыгалар.

Н.ХӘЛИЛ