Быел яз иртә килде. Март ахырында кыр эшләренең башлануын күзәттек. Игенчеләр басуга ныклап әзерләнгәннәр: техника, орлыклар, ашламалар, механизаторлар – барысы да бүген мобилизацияләнгән. Әмма яз башы үзенең карлары-бозлары белән бераз эшне дә туктатып торды һәм кояш елмая башлауга иген кырлары яңадан я ашлама, я орлык тутырган тракторлар, машиналар белән тулды.

Ләмберә районы «Нива» хуҗалыгы басуында кояшлы һава игенчеләрнең нәтиҗәле хезмәткә кәеф җылылыгын ныгыта. Биредәге игенчеләрнең югары уңыш алу тәҗрибәсе зур. Мәсәлән, узган ел һәр гектардан, кукуруз ашлыгын исәпкә алып, 50 центнерга якын уңыш җыйган иделәр.

- Быел да үткән ел күләмендә ашлык алырга ниятлибез, - ди «Нива» хуҗалыгы агрономы Сергей Тимофеевич Вильдякскин,- менә туфрак та дымланды; җылы көннәр көтәбез. Кагыйдә буларак, чәчүдә тәҗрибәле механизаторлар эшли. Бу сезон да шулай. Чәчү агрегатын егерме еллык стажы булган механизатор Рәшит Рәсим улы Кадеркаев җитәкли. Киң колачлы чәчкечтә Петр Николаевич Попов үз вахтасын алып бара. Басуга орлык материалын шофер Аллям Исхак улы Бикбаев ташый. Тырышлыкның нәтиҗәлелеге әлегә зур булмаган коллективның көйле гамәлләреннән тора.

Тырыш Рәсим Ариков культивация ысулы белән чәчү өчен туфрак әзерли. Эш культивация белән чәчү арасында вакытлыча аермага юл куймас өчен оештырылган. Шулай итеп, туфракта дым запасы күпкә рациональрәк саклана.

- Язгы чәчүдә эш шактый күп, - дип дәвам итә Сергей Тимофеевич Вильдякс кин ситуацияне анализлап. - 1050 гектарда арпа орлыгын чәчәргә исәп, яшел борчакка - 300 гектар, рапска - 100, силоска кукуруз - 400 гектар, бөртеккә - 200 гектар мәйдан билгеләнгән. Иртә өлгерә торган бөртеклеләрне берничә атна эчендә чәчеп бетерергә планлаштыра быз. «Нива» хуҗалыгы югары уңыш алу эшендә күптәнге традициягә ия. - Элекке җитәкчебез В.В.Тулаев каршында ук без гектарыннан 50 центнер бөртеклеләр уңышы алдык, дип искә ала механизатор Рәшит Рәсим улы Кадеркаев, - бүгенге техника белән берничек тә түбәнрәк уңыш алырга ярамый.

Моның өчен хуҗалыкта тәвәккәл адымнар ясала. 2900 гектар мәйданда дым каплатылды, 150шәр килограмм минераль ашлама кертелде, шытымнарны тукландыру каралган. Барлык агрочаралар да кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп башкарылды. Болар барысы да киләчәкнең нигезе булып тора.

Н.ХӘЛИЛ