Үткән атнада җирле үзидарә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Дөньяда бар нәрсә дә үзгәрә, ә авыл хезмәте элеккечә барысына да кирәк. Сезнең җиргә хуҗаларча караш, хезмәтне ярату белән авыл хуҗалыгы тармагын – тормыш нигезен, авылның яшәү рәвешен, күптәнге традицияләрен саклыйсыз һәм үстерәсез. Әлеге бәйрәм көнендә авылда яшәгән һәм җирдә эшләгән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Хезмәтегезгә бирелгәнлек һәм тугрылык өчен рәхмәт. Шундый хезмәт кәрләр арасында лаеклы Фәрит Тахир улы Эртугановны атыйбыз.

Торбеево районы Сыркыды - Сургодь авыл җирлеге администрациясен 2013 елның мартыннан Фәрит Тахир улы Эртуганов җитәкли. Аның җитәкчелегендә авыл җирлеге Торбеево районының авыл территорияләре арасында үткәрелгән хезмәт ярышында берничә тапкыр җиңүче иде. Ә соңгы елларда биредә үзгәрешләр дә шактый күп булды. 2018 елда Сургодь авыл җирлеге Лопатино авылы белән берләште һәм Фәрит Тахир улының мәшәкатьләре артты. Бүген биредә төп мәктәп, ике ФАП, ике КДЦ, ике авыл китапханәсе, почта, өч кибет эшли. 2019 елда Лопатино авылы Үзәк урамы буенча яңа суүткәргеч магистрале салынган.

Фәрит Тахир улы Эртуганов хезмәт сөючәнлеге, үз-үзенә һәм хезмәттәшләренә таләпчәнлеге белән аерылып тора. Сыркыды авыл җирлеге коллективында да зур абруй казана. Хезмәт эшчәнлеге өчен Мордовия Главасы һәм Мордовия Госсобраниесе Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, Торбеево муниципаль районы хакимиятенең Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән күп тапкырлар бүләкләнгән хезмәткәр ул.

Якташлары хакына хезмәт куйган Тахир улы Фәритнең җиңел булмаган эше яңа казанышлар һәм рәхмәтле як ташларыгызның хөрмәте белән зурлансын. Киләчәктә дә хезмәт уңышла рыгыздан макталыгыз.

Наилә НАСЫРОВА