Идел буе федераль округында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан масштаблы акция старт алды.

 

«Безнең Җиңү Көне» акциясе РФ Президентының Идел буе федераль округы аппараты тарафыннан башлап җибәрелгән - җыр марафоны төбәк халкын бердәм халык коллективына бер ләштерә. Катнашучы төбәкләр эстафетаны бер-берсенә тапшыралар. Алар иң атаклы «Җиңү Көне» җырын башкаралар. Бу җыр очраклы гына сайланмаган, автор-композитор Давид Тухманов һәм шагыйрь Владимир Харитонов - халык батырлыгының бөеклеген һәм каһарманлыгын күрсәтә. Бөек бәйрәмнең гимнына әверелгән җыр өчен быел юбилей елы - беренче тапкыр ул нәкъ 45 ел элек яңгырады. Акциягә Мордовиядә һәм Россия шәһәрләрендә яшәүче якташлар да кушылды. Яраткан «Җиңү Көне» җырыннан тыш, алар сугыш еллары җырларын да башкаралар, шигырьләр укыйлар. Өйдәге роликларны язып, интернет челтәрләрендә урнаштыралар, фикерләр җыялар.

Мордовия Республикасында җыр марафоны февраль башында старт алды. Танылган җырны Саранск һәм муниципаль районнарның иң яхшы иҗат коллективлары, халык һәм атказанган артистлары, яшьләр, волонтерлар һәм патриотик берләшмә әгъзалары башкаралар. Алар эстафетаны күршеләренә тапшыра.

Милли республикаларга үз туган телләрендә легендар җырның куплетларын башкарырга тәкъдим ителде. Рус, мокша, әрзә телләрендә «Җиңү Көне»н башкарып, халык патриотик акциясен башлап җибәрде. Бу җырны татар телендә «Умырзая» дигән халык җыр һәм бию ансамбле башкарачак.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75- еллыгы уңаеннан оештырылган «Безнең Җиңү Көне» җыр марафоны безне - Идел буе федераль округында яшәүчеләрне Хәтер һәм Дан елында берләштерә.

Наилә НАСЫРОВА