Кадошкино районының ветеринария станциясендә халык ышанычын яулаган белгечләр күп. Ринат Хусяин улы Курмаев  шуларның берсе. Озак еллар дәвамында шушы тармакта салган фидакарь хезмәте өчен Мордовия Республикасы Главасы Благодарностьте, РМ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте һәм башка бүләкләр белән билгеләнгән ул. Ринат Хусяин улы Курмаев Кадошкино районы Латышовка авылында гомер итә. Башта авылы мәктәбендә төп белемне ала, аннары  Инсар  шәһәре училищесының ветеринар белгечләре әзерләүче бүлеккә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, Н.П.Огарев исемендәге Мордовия университетының авыл хуҗалыгы институты “Ветеринария” бүлеген тәмамлый. Аннан соң, бер ел дәвамында, хәрби хезмәтен Саха-Якутиядә үтә. Армиядән соң, туган Латышовка авылына кайтып, Сабир кызы Эльвирага өйләнә һәм туган авылы колхозларында ветеринар буларак хезмәтен башлап җибәрә. Шулай гомере буе профессиясенә тугрылыклы, халык хөрмәтен, хөкүмәт Рәхмәтләрен алып, 26 ел буена Латышовка, Большие Поляны, Глушково авылллары мал-туарын дәвалап йөри. Тормыш иптәше Эльвира Сабир кызы бүген авылында почтальонка булып хезмәт итә. Алар ике ул - Айрат белән Айдарны тәрбияләп олы тормыш юлына чыгарганнар. Олы улы  Рузаевка шәһәре тимерюлында машинист булып эшли, тормыш иптәше Венера белән Сабина кызларын тәрбиялиләр. Сабинага 11 апрельдә 1 яшь тулган. Икенче уллары, абыйсы төсле, Рузаевка шәһәре техникумында машинистлыкка укый.
Борынгыдан  ук  җиребездә иген иккәннәр, терлек тотканнар, кош-корт үстергәннәр. Авыл җирендә мал–туар белән халкыбыз яши. Бала чактан ук Ринат Хусяин улы бик тә хайваннарны ярата, шуңа әтисенә һәрвакыт йорттагы мал-туарны караштырырга ярдәм итә торган булган. Әйтеп китәргә кирәк, хуҗалыкларында малны күп иттереп асраганнар алар, хәтта атлары да булган. Әтисе Хусяин абый озак еллар Латышовка авылы колхозы атларын караучы булып  эшләгән. Ринат кече яшьтән үзе ат җиккән, әтисе белән урманга утынга йөргән, печән чабып алып кайтканнар. Малларны яраткангадыр инде гомере буена  ветеринар профессиясен сайлагандыр дип тә уйларга була. Белгәнебезчә, тормыш бер урында тукталып тормаган кебек, ветеринариягә дә яңалыклар өстәлеп тора. Ринат Хусяин улы аларны вакытында өйрәнә, туплаган тәҗрибәсен терлекләр арасындагы авыруларны профилактикалау  һәм бетерүдә куллана. Озак еллар дәвамында районның эпизоотия хәле тотрыклы килә. Бу, әлбәттә, беренче чиратта кешелек дөньясын хәвефләрдән саклаучы ветеринария хезмәте уңганнарының тырышлык җимеше. Монда Ринат Хусяин улы Курмаевның да өлеше шактый зур. Эшендә хөрмәт яулый һәм аның турында: “Ул барлык норматив документацияне белә, үз бурычларын үтәгәндә принципиаль, ветеринария законлылыгын бозу очракларына юл куймау чараларын күрә”, - ди ветеринария станциясе начальнигы Игорь Алексеевич Руженков. Һәрвакыт ярдәмгә ашыкканга Латышовка, Большие Поляны, Глушково авылллары халкы да аны ярата, хөрмәт итә.
Курмаевлар үз хуҗалыкларында бүген дә яратып сыер, бозаулар, сарыклар, кош-кортлар асрыйлар. Хусяин улы Ринат, уллары Айрат һәм Айдар белән, җирләрен эшкәртәләр –  сукалыйлар, ашламалар белән тукландыралар, чәчәләр, уңышларын җыеп алалар. Авылда бүтән төсле була да алмый; җирне караган вакытта гына мул уңыш аласың. Моның өчен аларның тракторлары, комбаиннары, тагы төрле транспортлары бар. Бу техникага утырып үзләре малларын тукландыру өчен печән, ашлык - азык әзерлиләр. Алар дус, тату, тырыш, булдыклы гаиләләрнең берсе.
Килене Венера ханым  Ринат әтисе турында болай ди: “Әти безнең уңышлы ветврач. Ветеринар – авылда хөрмәтле кеше. Өйдә - тәртип. Оныгы Сабинаны бик тә ярата, хәтта аздыра да. Эштән буш вакытта ул компьютер артында үткәрергә дә минутлар таба, хәтта “Фермер” дигән уенда да мал-туары күп; уңышлы фермер”.
Сүз уңаеннан. 21 апрельдә Ринат Хусяин улына 50 яшь тула. Татар халкындагы бер мәкаль, нәкъ  сезнең хакта әйтелгән шикелле: «Исеме җисеменә туры килгән». Ринат исеме төпле, җитди, чыдам, сабыр, мәрхәмәтле дигән мәгънәне белдерә. Ныклабрак уйлап карасаң, бу сыйфатлар гел сезнең холык хакында әйтелгән сыман. Чөнки сезнең гаилә, җәмгыятьтәге урыныгыз, янәшәгездәге кешеләр – барысы да сезнең төпле фикерле, ныклы кеше икәнегезне раслый. Ул гына да түгел, тәрбияле, акыллы, чибәр улларыңның әтисе булуы сезнең сабыр һәм булдыклы икәнегезне дә күрсәтә. Өстәвенә, сез ярдәмчел, олы җанлы, башкаларга үрнәк кеше буларак та билгеле. Шуңадырмы, бүгенге бәйрәмегездә сезгә теләкләрнең иң зурысын, иң изгесен чын күңелдән тормыш иптәшегез, балаларыгыз, киленегез, оныгыгыз, гаиләсе белән Большие Поляныда гомер итүче Зәйнәб туганыгыз юллыйлар. Саулык сезгә, сәламәтлек, бәхет, шатлык, куанычлар, тормыш иптәшегезнең гаилә җылысына сыенып, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер иясе булып яшәвегезне ихластан телиләр. Эшегездә тагын да зур үрләргә менеп, балаларыгызга, оныкларыгызга үрнәк булып бәхетле яшәгез.

Наилә НАСЫРОВА