Язгы көн белән төн тигезләшкән көнне Ләмберә районы Пензятка авылы «Светлячки» төркемендә яз килү бәйрәменә һәм халык традицияләренә багышланган «Нәүрүз - яңа көн» күңел ачу чарасы узган.
Балаларга Нәүрүз килә, аның белән балалар халык уеннары уйный, аның өчен шигырьләр яттан укый һәм матур җырлар җырлый. Ә бәйрәм тәмамлангач, Нәүрүз чәк-чәк сые бүләк иткән. Шулай ук Ромоданово районы Алтар мәдәният йортында Нәүрүзне үткәрделәр. Бәйрәм үсеп килүче буынны татар халкының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Алып баручы Гөлназ Юнысова бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Балаларга матур киемдә Нәүрүз – яз образында Риана Яфарова кунакка килде, чараның кунагы күңелле куян булып Айша Кузяева иде. Анда катнашучылар җырладылар, биеделәр, халык уеннарында катнаштылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Чара бәйрәм атмосферасы һәм тамашачыларның искиткеч кәефен күтәрде. Шулай ук «Нәүрүз» белән котлау урам акциясе дә үткәргәннәр.