Шулай диләр безнең картлар.
Быел яз иртә килде. Инде табигать кышкы йокыдан уянып та бетте дисәк була. Елгаларда сулар китте, урманнарда яз чәчәкләре бөреләнде. Шулар янәшәсендә талпаннар – урман бете яки клещ та дөньяга чыкты. Республикада талпан тешләү очраклары теркәлә дә башлаган инде. Халык әйтүенчә, быел 28 мартта инде талпаннар сезоны ачылган. Мордовия буенча Роспотребнадзор хезмәткәре Валентина Агафонова быел апрель аеның беренче көннәрендә Ромоданово, Ковылкино, Большеберезники, Рузаевка районнарындагы 4 кешене - 2 олы, 2 баланы талпан тешләгән, ә үткән елларда 13-18 апрельләрдә булган, ди. Күпләр белә – талпан энцефалит дигән куркыныч авыру китереп чыгара, баш һәм арка миен зарарлый. Иртә язда уянган бөҗәк кар төшкәнчегә кадәр зыян салырга мөмкин. Талпаннар йокыдан гадәттә апрель аенда уяна. Аларга тереклек итәр өчен +1 градус җылы булса, шул җитә. Май аенда алар үрчи башлый. Бу вакыт июнь аена кадәр дәвам итә. Талпаннар җәен үзен тыныч тота. Бераз кими дә әле алар. Беренчедән кешегә кадалгач, инде исән калмыйлар. Икенчедән - эссе һава торышы. Талпаннар үзен дымлы һәм салкынча вакытта яхшы хис итә. Талпаннар +7 градустан алып +22 градуста кешегә кадалулары еш күзәтелә. Бик эсседә алар ял итә. Яңгыр алдыннан, дымлы көннәрдә исә һөҗүмгә әзер торалар. Талпан кадалуның иң куркыныч сәгате иртәнге 8-9 һәм кичке 7 белән 10 арасы. Тагын шунысы бар – энцефалит вирусын йөрткән бөҗәкләр җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Куаклар үскән ачыклык урманга караганда куркынычрак икән. Белгечләр талпан сукмак янында качып утыра һәм үзенең корбанын көтә, ди. Баксаң, урман бете кеше исен 10 метрдан сизеп алырга сәләтле икән. Талпан теләсә нинди йон яки төккә ябыша да, шуыша-шуыша, тешләү өчен иң уңайлы урын эзли. Кояш төшә торган җирләрдә талпан аз очрыйлар. Алар урманга караганда, сукмакта мыҗлап тора. Шуңа урманга барганда башыгызга киегез,киемнәрегез эчкә кыстырылган булсын, аякка резин итек кию хәерле. Аксыл кием киегез. Аннан талпан яхшырак күренә. Тәнегезне ачык өлешенә махсус спрейлар сиптерегез. Әгәр каядыр урман бете кадала икән, тизрәк алдыру ягын каргыз.
Кадалса, ничек алырга, икән: тизрәк табибка барыга тырышыгыз, бару мөмкинлеге булмаса, үзегез алып карагыз. Башта ул урынга 15 минутка май сөртеп куярга кирәк. Талпанның тәнгә береккән өлешен өзәргә ярамый. Үзе чыкмаса, тартып алырга кирәк. Бөҗәкне уңнан-сулга, сәгать теле уңаена борып чыгарасы. Әгәр башы өзелеп кала икән, аны спиртка манылган энә белән алыгыз. Үзегез алсагыз да, табибка барыга кирәк! Талпанны лабораториягә экспертизага илтергә кирәклеген онытырга ярамый. Әйтеп китәргә кирәк Мордовиядә үткән ел халык экспертизага 1454 талпан китергән, аларның 28 боррелиозлы булган.
Сак булыгыз, киңәшләрне онытмагыз!

Наилә НАСЫРОВА