Бишенче апрельдә күренекле педагогка, тарих фәннәре докторы (1963), профессор (1964), «Почет Билгесе» ордены кавалеры, тарих фәненә зур өлеш керт-кән Мөхәммәт Гариф улы Сәфәргалиев-ка 115 яшь тулды.
Ул 1906 елда Самара губерниясе Бөгелмә өязе Кузайкино волостеның кече Каратай авылында (хәзер Татарстанның Лениногорск районы Мөэмин Каратай авылы) крестьян гаиләсендә туа.

Авыр крестьян хезмәте һәм хәерчелек фән белән шөгыльләнү өчен вакыт та, акча да бирмәделәр. Мөхәммәт 15 яшькә авыл мәктәбенең 4 сыйныфын гына тәмамлый ала. Соңрак ачлык башлана. Әти-әнисе гражданнар сугышы вакытында мәхрүм булалар һәм 1922 елда ул интернатка урнаштырыла. Тик тиздән качып китә, тиф белән авырый. 1923 елда янә Төркмәнстанның Сыр-Дарьинск өлкәсе Төркестан шәһәрендә интернатка эләгә. Анда комсомолга керә. 1924 елның җәендә Ташкент шәһәренә педагогия техникумына укырга җибәрелә. 1929 елда укуын тәмамлаганнан соң, ул белемен дәвам итәргә карар кыла һәм Урта Азия университетының тарих бүлегенә укырга керә. Биредә үзбәк, казакъ, төркмән, таҗик, гарәп һәм фарсы телләрен мөстәкыйль өйрәнә. Кичләрен, дәресләрдән соң, укыган университетында эшли, шулай ук Ташкентның башка уку йортларында укыта. Бер үк вакытта Мөхәммәт Гариф улы тикшеренү эше белән шөгыльләнә, борынгы кулъязмаларны һәм китапларны өйрәнә. Университетны 1932 елда тәмамлагач, аңа СССР тарихы кафедрасында калырга тәкъдим итәләр. М.Г.Сәфәргалиев өч ел дәвамында СССР халыклары тарихы буенча лекцияләр укый. 1934 елда аның үзбәк телендә беренче фәнни эше барлыкка килә. 1935 елда Мөхәммәт Гариф улы Сәфәргалиев М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының тарих факультеты аспирантурасының СССР тарихы кафедрасына укырга керә.
Мөхәммәт Гариф улы Сәфәргалиев 1939 елда «Нугай Урдасы XVI гасыр урталарында» дигән тема буенча тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе-нә диссертациясен уңышлы яклый. Шулай Сәфәргалиев тарафыннан олы фәнгә юл башлана. Мәскәүнең Халык комиссариаты Мөхәммәт Гариф улын Мордовия педагогия институтына СССР тарихы укытучысы итеп җибәрелә. Ә 1939 елның февралендә, Саранскка килгәч, кафедра мөдире вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә. Саранскта ул булачак хатыны, филология факультетының икенче курс студенты, Лидия Шерстникова белән таныша һәм ул аның тормыш юлдашы һәм ярдәмчесе була. Шул ук елны Сәфәргалиевларның игезәк уллары - Юра белән Володя туа.
Саранскта эшләгән еллар М.Г.Сәфәр-галиев өчен фәнни һәм административ эшчәнлектә аеруча уңышлы була. Нәкъ биредә аның галим һәм педагог таланты тулысынча ачыла. 1939 елда тарих фәннәре кандидаты М.Г.Сәфәргалиев «Татар мәдәнияте тарихы» кулъязмасы өстендә эшли башлый. Әмма уникаль китап чыгуга сугыш комачаулаган.
1941 елда институт Темников шәһә-ренә эвакуацияләнә. Мөхәммәт Гариф улы сугыш елларында СССР тарих факультетын һәм тарих кафедрасын җи-тәкли. Сугыш тәмамлангач, 1940-1950 елларда үзәк һәм җирле басмаларда М.Г.Сәфәргалиевның Алтын Урданың тарихи үткәне турында тулы эчтәлекле мәкаләләре чыга. Аннары галимнең «Алтын Урда таркалу» монографиясе китап булып дөнья күрә. Идел буе халыкларының борынгы һәм урта гасыр тарихы өлкәсендәге эре белгечләре бу китапта бик күп яңа һәм кыйммәтле мәгълүмат туплаган дип билгеләп үткәннәр. Кулъязма өстендә ул егерме ел эшләгәннән соң, 1960 елда, Мордовия дәүләт университетының меңләгән данә тиражлы галимнәр язмалары сериясендә чыгарыла. «Алтын Урданың таркалуы» монографиясе докторлык диссертациясен уңышлы яклау аңа 1963 елда тарих фәннәре докторы, 1964 елда профессор исемен бирү өчен нигез булып тора. Әлеге монография «Фән» нәшрияты әзерләгән күп томлы «СССР тарихы» төп хезмәтләре биографиясенә хаклы рәвештә керә.
М.Г.Сәфәргалиев эшендә булган күп кенә материаллар һәм нәтиҗәләр бүгенге көндә Татарстан, Мордовия һәм Русь тарихы буенча феодализм чорындагы Россия тикшеренүчеләренең мәкаләләрендә кулланыла. «Монгол-татарлар һәм Россия халыклары» китабы дөньяга чыкканнан соң да ул тема өстендә эшләвен дәвам итә. Мөхәммәт Гариф улының фәнни эзләнүләрең ки-нәт кенә авыруы өзә.
Профессор Сәфәргалиевның мор-дваның феодаль мөнәсәбәтләр барлыкка килү проблемасын өйрәнүгә, беренче һәм февраль буржуаз-демократик революция һәм Октябрь революциясе вакытында Мордовия территориясендә барган вакыйгаларны яктыртуга керткән өлеше, һичшиксез, зур.
Профессор Мөхәммәт Гариф улы Сәфәргалиев Мордовия АССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнгән. Әмма аның өчен иң яхшы бүләк аның элеккеге студентларының рәхмәт сүзләре булган. Элеккеге студентлары истәлекләре буенча, Мөхәммәт Гариф улы гомер азагына кадәр көчле татар акценты белән сөйләшкән, өстәвенә, гел «шул рәвешле...» дип өстәргә яраткан. Студентлары аны хөрмәт иткәннәр һәм яратаканнар. Ул эчтәлеге буенча тирән мәгънәле материал биргән искиткеч педагог иде.
Мөхәммәт Гариф улы 1970 елның 31 декабрендә вафат була. Хәзерге вакытта Мордовиянең А.С.Пушкин исемендәге китапханәсендә милли һәм туган як  әдәбиятын өйрәнү бүлегендә Мөхәммәт Гариф улы Сәфәргалиевның тууына 115 ел тулуга багышланган «Фәнгә бирелгән тормыш» циклыннан китап күргәзмәсе эшли. Биредә галимнең төп эше - «Алтын Урданың таркалуы» монографиясе тәкъдим ителгән. Шулай ук, күпсанлы фәнни эшләре белән бергә, Мордовия татарлары тарихына багышланган «Мордва АССРның татар халкы тарихы турында мәгълүмат».

 

Альфия Маланьчева,
Мордовиянең А.С.Пушкин исемендәге китапханәсендә милли һәм туган як әдәбиятын өйрәнү бүлеге баш китапханәчесе