Темников районында һәйкәлләрне ремонтлау эшен башлаганнар. Шулай, 9нчы апрель көнне Тархан авылында Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган һәйкәл янында эш кайный башлый. Кайчандыр Мәңгелек ут та яңа иде һәйкәл янында, ә вакыт узу белән тузган бу корылма. “Газпром газораспределение Саранск” ачык акционерлар оешмасы эшчеләре тәвәккәлләп ремонтка  тотынганнар. Җир асты корылмасы сузганнар, янгын урынын урнаштырганнар. Авыр, әмма кирәкле корылманы, авыл халкының яхшылыкка ышанычын арттырып, урнаштырганнар. Газ белән сак эшләү нормалары белән бергә, хезмәткәрләр эпидемиологик саклылыкны да саклаганнар: барысы да маскалардан һәм перчаткалардан булдылар.
Газовщиклар бригадасы хезмәт кәрләре барлык район халкына бу авыр чорда кулны-кулга куеп эшсез коронавирус дип тормыйча, ветераннар турында онытмыйча, Җиңүнең 75-еллыгын каршыларга әзерлек эшләрен башкарырга яхшы мисал булды. Тархан һәм Ишейка авыллары һәйкәлләрен ремонтлау буенча эш әле күп, әмма мондый хезмәткәрләр булган очракта, Темников районы халкы Бөек Ватан сугышы Җиңүенә 75 ел тулуны лаеклы каршы алачаклар.