Бөтен Россия бәйрәм иткән күк, Мордовия мөселменнары да унынчы апрельдә изге Ураза Гаетен бәйрәм итәбез.
Хөрмәтле мөселманнарыбыз! Кадерле якташларыбыз!
Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Һәрбер мөселман өчен зур сынау булган ураза вакытын – Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә.
Рамазан аенда без уй-ниятләребезне Аллаһның мәрхәмәтен яулауга, бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Якыннарыбыз турында кайгыртып, мохтаҗларга ярдәм итеп, мәхәббәт, игелек һәм киң күңеллелек чагылышы булган әлеге күркәм омтылышларны йөрәгебез түрендә һәрчак саклыйк.
Ураза гаетендә Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә иман һәм мәрхәмәтлек нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан тынычлыгы, шатлык һәм бәрәкәт бүләк итсен. Олуг бу бәйрәм һәммәбезгә рухи яңарыш шатлыгы, хезмәт дәрте бирсен, бердәмлеккә рухландырсын! Сезгә бәхет, исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телибез!