Борынгыдан килгән һәм татарларыбыз яратып шогыльләнгән эшләрнең берсе - ат үрчетү. Бу матур һәм акыллы малны яратмый үрчетеп булмый. Темников районы татарларыбыз атны үстерү белән мавыга. Шәйхулла Шәмил улы Поздняков - төбәкнең атлар үрчетү белән ныклап шогыльләнә башлаган хуҗаларның чираттагысы.

Авыл кешесенең тормышын җирдән башка күз алдына китереп булмый. Юкка гына җир кешене туендыра да, киендерә дә дип әйтмиләрдер. Моның шулай икәнлегенә Темников районы Большое Татарское Караево авылында яшәүче Поздняковлар гаиләсе мисалында күрергә була. Әмма шуны кисәтеп куярга кирәк: әгәр сез атлар үрчетә башларга җыенасыз икән, бизнес-план   киләчәк  эшегезнең әзерлек стартындагы аерылгысыз өлеше булачак. Аның төзелешенә күчкәнче, сезгә, беренче чиратта, бизнес концепциясен билгеләргә кирәк. Шулай, 2019 елда Большое Татарское Караево авылында КФХ башлыгы Шәйхулла Шәмил улы Поздняков хуҗалыкта атларны алга таба эшкәртү һәм сату өчен үстерүне планлаштыра. Башта атчылык үстерү проектын уңышлы яклый. Аннан соң, ат үрчетү базасын төзү өчен, 3 миллион сум күләмендә Грант ала. Нәтиҗәдә, үз акчасына 21 баш яшь терлек сатып ала һәм зур эшкә тотына. Бүгенге көндә бу эш матур гына үсеп килә. 2024 елга атлар санын 60ка кадәр арттырырга планлаштыра Шәмил улы Шәйхулла. Иң мөһиме - курыкмау һәм билгеләнгән максатыңа ышанычлы адымнар белән атлау.
Проект ябык цикл буенча стандарт продукция (ит) һәм ярымфабрикатлар чыгаруны тәэмин итү максатларында табунны үстерүне күздә тота: азык базасы - товар көтүен тоту - җитештерү - эшкәртү һәм әзер продукцияне сату.
Республикабызда ат җитештерү перспективалы юнәлеш булып тора, чөнки халык арасында аңа ихтыяҗ зур. Хәзерге вакытта продуктив атчылык актуаль. Буш көтүлекләр булу һәм җирле халык тәҗрибәсе Темников районында ат үрчетү үсешенә уңай йогынты ясый.

 

Наиля НАСЫРОВА