Мордовия матбугат Үзәгендә Мордовия Правительствосы Председателенең беренче урынбасары – министр экономики, торговли и предпринимательства РМ Владимир Николаевич Мазов катнашында брифинг узды. Коронавирус эпидемиясенә каршы көрәш буенча чикләүләр чорында республика предприятиеләренең эшен оештыру мәсьәләләре каралды. Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты В.В.Путин тарафыннан  эшчеләрнең  хезмәт хакын 30 апрельгә кадәр саклап калып, эшсез көн режимын озайту турында Карар кабул ителде. Шул ук вакытта төбәкләргә чикләү чаралары комплексы буенча, килеп туган эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып, өстәмә вәкаләтләр – дополнительные полномочия бирелде. Шулай итеп, 2020нче ел 3 апрель Республика Мордовия Правительствосы Карары белән, эшсез көннәр кагылмаган организацияләр исемлеге расланган - утвержден. Владимир Николаевич Мазов ассызыклаганча, әлеге исемлеккә тулаем региональ продуктка зур өлеш кертүче предприятиеләр кергән.
«В своих обращениях Президент России Владимир Владимирович Путин и Глава Мордовии Владимир Дмитриевич Волков четко акцентировали внимание на том, что борьба с коронавирусом на текущий момент стоит на основном месте, главная задача – сохранение жизни и здоровья людей», - ди Владимир Николаевич. Ул билгеләп үткәнчә, республикада икътисадның барлык төп тармаклары эшли. Бүгенге көндә Мордовиядә авыл хуҗалыгы, светотехника, кабель продукциясе, вагон төзү, төзелеш һ.б. өлкәләрдәге 63 эре предприятие үз эшчәнлеген алып бара. Аларда барлык санитар-профилактик чаралар саклана дип  әйтте.
- Большинство предприятий региона сегодня работает в кооперации с крупными холдингами, поставляя разнообразную продукцию для нужд страны. Более того, экономика Мордовии полностью направлена на внешние рынки. Регион имеет торговые связи с 67 странами мира. В Мордовии развиваются системообразующие и знаковые для экономики страны отрасли, очевидно, в таком сложном положении мы как никогда нужны стране, поэтому осознавая всю ответственность приступаем к работе, - ди В.Н.Мазов. - ...Мордовия  Правительствосы Карары нигезендә, исемлектә күрсәтелгән предприятие һәм оешма җитәкчеләренә әлеге чорда эшкә җәлеп ителгән һәм оешманың төп функцияләрен аварияләрсез гамәлгә ашыру өчен кирәкле хезмәткәрләр исемлеген билгеләргә һәм расларга; яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймауга юнәлтелгән санитар-профилактика чараларын катгый үтәгәндә эшчәнлекне оештырырга һәм хезмәткәрләрне яшәү урыннарыннан эшкә һәм кире өйләренә кайтаруны оештырырга; бер бинада хезмәткәрләрнең күпләп булуын булдырмас өчен эш графигын үзгәртү, шул исәптән оешманың эш режимын кертү юлы белән дә», - дип ишеттерде брифингта.
Владимир Николаевич ассызыклаганча, катлаулы хәлләргә карамастан - милли проектларны гамәлгә ашыру безнең өстә. Төзелеш комплексы аерым исәптә. - Ил лидеры инициаторы булган идеяләрне тормышка ашыру буенча җаваплылыкны бездән беркем дә төшермәде. РМ Башлыгы Владимир Волков срокларга һәм нәтиҗәләргә карата катгый таләпләр куя, шуңа күрә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эше аерым игътибарны таләп итә һәм бер генә минутка да туктый алмый, - диде В.Н.Мазов.
Владимир Николаевич Мазов билгеләп үткәнчә, республиканың кече һәм урта бизнес вәкилләре, барлык кызыксындырган сораулар буенча «Минем бизнес» Үзәге базасында эшли торган «кайнар линия» телефонына мөрәҗәгать итә алалар: 24-77-77.
Шактый күп оешмалар элеккечә эшләмәячәк. Нигездә, бу хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләре: рестораннар, кафе, барлар, бассейннар, спорт үзәкләре, шәхси сауна, фитнес-клублар, күңел ачу йортлары, театрлар, китапханәләр, кинотеатрлар, шулай ук матурлык салоннары һәм чәчтарашханәләр.

Наилә НАСЫРОВА