А.С.Пушкинның танылган әкиятендә ялланган хезмәткәр балданы пешерелгән полба белән тукландырган. Тик әкият күптән язылган иде, ә инде 21 гасырда бик азлар гына нәрсә ул полба дигәнгә җавап бирә ала. Соңгы елларда гына яңадан без полбаның кеше ризыгында бик файдалы булган ашамлык икәнлеген белдек. Полба - кыргый бодай төре. Полба минераль ашламалар һәм агулы химикатларны яратмый, хәтта кайбер  туфракта гына үсә дә. Өстәвенә, зур уңыш бирми. Һәм бу факторларның барысы да озак вакытлар полбага кул селтәүгә сәбәп булды.

Мордовия Россиядә полба үстерүне торгызган беренче төбәкләрнең берсе. Кайчандыр аның боткасы хәтта Мисыр фиргавеннәренең дә яраткан ризыгы булган, ә хәзер аны һәрберебез пешерә ала. Аның өчен иң яхшы ярманы «Старошайговагропромснаб» предприятиесе үстерә, һәм 2018 елда ук «Алтын көз» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсенең күргәзмә комитеты билгеләп үтте: Старошайгово полбасына көмеш медаль бирелде. Ә бит полбаның боткасы бик тәмле була. Тагы икмәк пешерәләр, макарон һәм хәтта печенье ясыйлар. Алар бөтен кешегә дә файдалы.
«Старошайговагропромснаб» предприятиесе ярдәме белән пекарня һәм сәүдә ноктасы 2013 елда ук эшли башлады. Өч хезмәткәрдән башланган пекарня һәм кибет штатында бүген 15 кеше хезмәт итә һәм бу районда эшкә урнашу планында бик тә мөһим сан. Кешеләрнең даими эше бар һәм хезмәтләре өчен яхшы түлиләр.
Пекарьлар һәм  сатучылар  кешеләрнең нәкъ менә икмәкне сатып алуы өчен бик тырышалар. Ассортиментны арттыру максатыннан, «Старошайговагропромснаб» предприятиесе ярмасыннан пешерелгән полба икмәге дә барлыкка килгән.
«Старошайговагропромснаб» предприятиесе җитәкчесе Анатолий Фролов икмәкне район үзәгендә, авылларда һәм хәтта күрше районнарда ял көне базарларында бик тә яратып алалар, ди. - Саранскның үзәк базарында сәүдә ноктасы бар һәм башка кибетендә дә сату башланды. Икмәкне мәктәпләргә, балалар бакчаларына, интернат-йортка кайтарабыз, дип әйтте.
Полба белән эшләү авырмы? Аның оны, мин ишеттем, күтәрелеш буенча начар, дигән сорауга пекарьлар: “Бик тә авыр түгел; без тырышабыз - дип җавап бирделәр алар. – Безнең эштә иң мөһиме - ул сыйфатлы ипи пешерү; халык яратып ашасын дип пешерәбез”.

 

Наилә Насырова