Казанда туган тел һәм татар әдәбияты укытучыларының «Туган тел» мастер-классының Бөтенроссия конкурсы финал этабы 2021 елның 22-24 мартында узды.
Конкурсның финалына Татарстан Республикасыннан 17 татар теле, 10 - рус теле, 6 - чуваш теле, 4 - мари һәм 2 - мордва теле (барлыгы 50) укытучысы катнаштылар. Моннан тыш, 10 татар теле һәм әдәбияты укытучысы РФнең башка субъектларыннан- Башкортостаннан, Самарадан, Пензадан, Кировтан, Мордовиядән, Ульяновсктан, Чувашиядан, Төмәннән, Перьмнан, Свердловсктан. Бу ярышта Мордовия татарларын Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбенең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова тәгъдим итте. Ул шундый конкурсларда дүртенче тапкыр катнаша; һәрвакыт нәрсәдер яулап кайта. Бу ярышта да шулай булды. Ярышның беренче көнендә, 22 мартта чарада катнашучылар үзләренең мастер-классларын үткәргәннәр. Фазия Фәрит кы- зы үткәргән мастер-классының темасы - «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен технологияләре», ә бөтен Россия укытучылары «Текст төз һәм аны дөрес укы», «Лексик футбол», «Золушка», «Немой диктант» үткәргәннәр. Ф.Ф.Боярова үзе дә башка төбәкләр укытучыларының мастер-классларында актив катнашкан.
23 март көнне үткән чаралар бай эчтә- лекле булганнар: конкурсантлар иртәдән проектлар яклаганнар. Бу конкурста күп кызыклы темалар тәкъдим ителгән. Биредә Фазия Фәрит кызы «Балалар мәдәнияте аша мәдәниятләр диалогы» проектын уңышлы яклаган. Аннары «Укучыларның татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә мотивация» темасына оештырылган түгәрәк өстәлдә катнашкан безнең конкурсантыбыз.
- Бик кызык булды, мин үзем өчен күп нәрсә алдым һәм киләсе дәресләрдә кулланырмын дип өметләнәм, - дип фикер алышты ул. - Әмма иң дулкынландыргыч, әлбәттә, чараның ябылу тантанасы иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия мастер-классындагы «Про-фессиясенә тугрылыклы» номинациясе лауреаты дипломын алуыма мин бик шат. Үз бүләкләрен безгә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы, «Энҗе» зәркән салоны да тапшырдылар. Әмма катнашучыларга иң кадерле бүләкләр дип мин Милли китапханәгә һәм, әлбәттә, театрга экскурсияләрне саныйм, - ди конкурс дипломанты Фазия Фәрит кызы Боярова.

Наилә НАСЫРОВА