Аның сугышчан олы бүләкләре юк. Аерым хөрмәтләү билгеләре, грамоталары, Рәхмәт хатлары бар, ә сугышчаннары - юк. Әмма аның тормышында да Афганистан үз эзен калдырган. Рашид Вәкил улы Каримов Дубенка районында урнашкан Ломат авылы җирләрен һәм аның белән бәйле булган бөтен нәрсәне бик ярата. Ун яшьлек егет әтисе Вәкил белән Ломат колхоз кырларында комбайнчы ярдәмчесе булып эшлләгән инде. Алтын елга булып комбаиннан ашлыкның машинага коелуын карарга бик тә ошый иде аңа.
– Шундый матурлык, хәтта йөрәк кысыла! - хәзер дә үзенең балалар хатирәләренә куанып яши Рашид Вәкил улы. - Әти мине һәр җирдә үзе белән ала иде: басуга, гаражга, остаханәләргә. Нәкъ әтием миндә техникага мәхәббәт тәрбияләде.
Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Рашид ике уйлап тормыйча,  ДОСААФның Чамзинка автомәктәбенә укырга керә. Укуны тәмамлауга, 1986 елның көзендә, хәрби комиссариаттан солдатка алыну турында повестка бирәләр.
– Ул вакытта армия хезмәтеннән качып калу дигән уй фикердә дә юк иде – хәрби хезмәт намус эше булды. Хезмәт итеп кайткан егетләргә кызлар да башкача карый иделәр, – ди әңгәмәдәшем. – Бу хәзер бөтен гаиләсе белән антка-присягага баралар, акча җибәреп торалар, телефон аша көн саен сөйләшәләр. Ә минем әти-әнием хезмәтемнең беренче вакытларын ничек үткәргәнем турында белмәделәр дә…
Армиядә үткән укулардан (учебкадан) соң, 2042 хәрби частенә бүлү башлана. Рәшид Каримовны элемтә ротасында йөртүче итеп билгелиләр. Афганистан сугышы башланганда ук Керкинский погранотрядының резерв мотомангруппасына кертелде ул. Шул вакыт Россия хәрби хезмәткәрләре Туркменстан-Афганистан чиген саклаган. “Техника төрле иде, әмма миңа ике УАЗ-469 һәм ГАЗ-66 КШМ машиналары беркетелде, - ди ул. - Безнең бурыч - Шиберганда, Мейменда, Анхойда һәм Советлар Союзы чикләренә тоташкан башка Төньяк торак пунктларда урнашкан Совет мотоманевр төркемнәрен матди-техник ресурслары белән тәэмин итү булды. Мин сугышларда катнашмадым, әмма чынлык кырыс иде: сугыш барды. Еш булмаса да, колонналар атуга да, һөҗүмгә дә дучар ителде”, - дип хәтерен яңарта Рашид Вәкил улы Каримов. Шундый вакытта дуслык олы кадердә була. Үзенең дусты - Оренбургтан хезмәттәше Петр Лагутинны аерым җылылык белән искә ала Рәшид Вәкил улы. Аның белән “Град” системасы өчен сугыш кирәк-яраклары салынган автомобиль баранкасын бүлеште.
Сугышчы-интернационалист ике елдан артык легендар 47нче Керкинский погранотрядында хезмәт итүе белән горурлана язма героебыз. Душманнарга каршы көрәшкән десант-штурм маневрлар төркеме штабы начальнигы, Советлар Союзы Герое Н.Н.Лукашовның батырлыгына соклана. Шулай да Рашид Вәкил улы Афганистан чорын үз биографиясенең героик сәхифәсе дип санамый, тик Афганистан үткән дуслары-күршеләре Рамиль Куренков белән Альмер Әмиров кебек аларны “вакыт сайлады” дип уйлый: 80нче елларда боерык алган башка йөзләгән егет һәм кызлар кебек үк, кайнар ноктага юл алган кеше ул.

Наилә НАСЫРОВА