Матур юбилее алдыннан хезмәт ветераны, Күгеш (Акчеево) авылында яшәүче хөрмәтле хатын-кызга, Нурия Усман кызы Утешева - Шехмаметьевага, Ельники районы ветераннар советы рәисе Александр Федорович Горшенин тантаналы шартларда «Сугыш балалары» медален тапшырды.
Александр Федорович юбилярга розалар бәйләмен бүләк итте һәм: «Хөрмәтле Нурия Усмановна! Күңелегездә чәчәк атсын! Язгы бәйрәмнәрдә генә түгел, ә гаиләңне тулыландырып, оныкчыклар барлыкка килү белән дә. Нурия Усмановна, Сез катлаулы тормыш юлын үттегез дип беләм.

Районның чәчәк атуына күп көч һәм сәламәтлек бирдегез, искиткеч балалар үстердегез - барысы өчен зур рәхмәт сезгә! Сәламәтлек һәм озын гомер телим. Сугышның беренче елында туган кеше буларак, тор мышның ачысын-төчесен татыгын кеше буларак, якыннарыгызга беркайчан да сез күргәннәрне күрмәсеннәр дип телим. Ихластан Сезгә һәм гаиләгезгә тынычлык, иминлек һәм рәхәт тормыш телим».
Нурия Усман кызының улы Шамиль Утешевның: «Әнигә елына, ким дигәндә, 365 тапкыр шалтыратам. Башкача тынычлык булмаячак. Ә әнинең күңеле  безнең өчен ничек яна!». Өлкән Адилә өчен дә, кече Шамиль өчен дә, оныклары өчен дә җаны тынгы күрми. Ул, гомумән, башка кешеләр өчен яши - туганнары һәм якын кешеләре өчен яшәргә күнеккән; башкалар өчен үзен корбан итүгә күнеккән.
Нурия Усман кызы 1941 елның 13 мартында Акчеево авылында туа. Әтисе - Усман Айзатулла улы Шехмаметьев Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка алына, кызы дөньяга килүен күрми дә кала. «Сугыш елларын хәтерләмим, бик кечкенә идем бит»,- ди Нурия Усмановна. Әмма кеше шулай җайланган ки, иң көчле хис-кичерешләрне үзен аңлый башлагачтан алып гомер буе истә тота. «Ачлыкны, үзәк өзгеч салкынны, хәвефле вакытны онытып буламы? - ди ул. - Миңа 4 яшь иде, әмма кыш буе салкыннан качып мич башында утырганымны хәтерлим. Өскә киярлек нормальный кием-салым һәм аяк киеме булмады. Утын урынына киптерелгән сыер лепешкалары ягылды. Өебез салам белән капланган түбәле бик кечкенә иде. Урамга бүреләр аркасында чыгарга да курыктык, бәлкем, алар белән күбрәк куркыталар гы на иде. Иң авыр сынауларның берсе - ризык юклыгы. Балачакта бүгенге тәм-томның нәрсә икәнен дә белмәдем. Әни бераз чын ипи әзерләгәндә, миңа аны чәй эчкәндә бирә иде ... тоз сибеп. Ул шикәрдән дә татлырак тоелды шул вакыт һәм шулай чәй эчә идем».
Нуриянең әтисе, Усман Айзатулла улы, Бөек Ватан сугышында Берлинга кадәр барып җитә. Җинү җитү белән, Ватанны азат итүчеләр авылга кайта башлый. Көтеп алынган хатыннарының, балаларының, әниләренең шатлыклары күп булды шул вакыт, әмма көнкүреш җиңеллеге шунда ук барлыкка килмәде. Кечкенә Нурия 10 яшьтән мич ягып, сыерларны ашаткан. Коедан суны көянтә белән ташыган. Өлкәннәр аңа: «Икешәр авыр чиләк алып кайтма, гәүдәң кәкрәер!». Тик кыз тыңламый, үзенә йөкләнгән эшне тизрәк башкарасы килгән.
Әнисе, Айшә Зөбәир кызы, кызына бик ук ягымлы булмаган – ул иң олылары бит. Сугыштан соң туган кечкенә улларына зур игътибар биргән. Кызын тегермәнгә ашлык тарттырырга җибәрә торган булган. Ә тегермән - жерноваларда, кулда әйләндерелгән. Кызчыкның мондый авыр эшне башкарырга көч-куәте җитмәгән. «Мин булдыра алмадым», - дип кайткач зарлана әнисенә Нурия. Әнисе исә, кире борып җибәргәндә: «Бар, бар, кушкан эшне башкарып кил», - дип торган. Игелек ле кешеләр ашлыкны тегермәндә тарттырырга ярдәм итә торганнар Нуриягә. Һәм шуннан ул өенә шатланып кайткан.
Язма героебызның әти-әниләре «СССР ның 50 еллыгы» колхозында эшләгәннәр. Әтисе атларда солярка ташыган. Әнисе төрле эшләрдә эшләгән. Нурия Усман кызы 12 яшендә шул ук колхозда эшли башлый. Урып-җыю вакытында бөртеклеләрне чылбырлар белән суктырган, ашлыктан көрпәне-мякинаны аерган, киндерне суга батырыган, эшкәрткән, аннан соң сөлге суккан. Үзен үзе киендергән: шарфлар, кофтлар, оекбашлар бәйләгән. Мәктәпне 5 сыйныфтан соң калдырырга туры килгән аңа. Эштән кайткач, өй хуҗалыгындагы хезмәткә керешкән. Кичләрен лампаны алып, мич башына менеп, җептән киемнәр бәйләгән. Кыскасы, укырга вакыты булмаган.
Авылдашлары юкка гына кызның авырларны күтәрмәве турында кисәтмәгән; умыртка баганасының көчле кәкрәюе күренә башлый. Әти-әниләре Ленинградка табиблар янына алып барганнар. Тикшерүдән соң табиб: «Операция кирәк түгел, ди. - Сезнең кызыгызга авыр эшләргә, күтәрергә ярамый; вакыт узу белән барысы да нормальләшер». Тик өйгә кайткач, Нурия Усман кызы колхозга сыер савучы булып урнаша. Фермада хезмәтнең бөтен төрләрен кул белән диярлек эшли булалар шул вакыт; терлекләргә азык салырга, аларны су ташып эчерергә... Кул белән ук тирес чистартылган. Терлекләрнең аяк астыннандагыларын чиләкләр яки тазлар белән чыгарганнар. Аның төркемендә 36 баш сыер булган. Шул ук вакытта кайберләренең 18 баш кына сыер сауган.
Һәр сыерны кулдан сауганнар бит. Нурия Усман кызының авыр хезмәттән куллары шешкән. Тик кыз бирешмәгән. Аның тырышлыгын һәм хезмәт сөючәнлеген бушка үтми; Н.У.Шехметьева  һәрвакыт алдынгылар сафында була, җитәкчеләрдән Рәхмәт хатлары ала.
Бу искиткеч ачык йөзле, бүгенге көндә дә хезмәт сөючән хатын-кызның кияүгә чыгуы да тормышында иң җиңелләрдән түгел иде бит. Тәкъдимне күрше Ликенье авылында яшәүче Рашид Камиль улы Утешев ясаган. Ире артыннан барырга, фермадагы эшен дә калдырырга кирәк иде. Колхоз рәисе Н.И.Серегин болай ди: «Нурия, мондый карар кабул итәр алдыннан уйла. Миңа калса, егет сиңа лаек түгел. Шебутной, эчәргә дә ярата. Кал, без сиңа колхоздан йорт салырбыз».
Тыңламаган. 1968 елда кияүгә чыккан. Агымдагы елның 9 маенда әти-әни ләрнең йорты яна. Яшь Утешевлар Калининград өл-кәсенә китәләр. Минино бистәсендә авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә урнашалар. Ул - тракторчы, ә Нурия Усман кызы ферма мөдире булып урнашалар. 1969 елда кызы Адилә туа. Әмма менә дигән сабыйның дөньяга килүе никахларын беркетмәгән. Киленен яратып бетермәгән кайнанасы аларга килеп утка май гына сала. Улы эчәргә һәм хатын-кызга кул күтәрергә каршы түгеллеген белеп, ул ызгыш-талаш өсти. Шуннан соң Утешевлар Ликеньега күчеп киләләр. Әмма хәл төзәлми. Юкка-барга хатынын гаепләүләр; я алай түгел, я болай түгел... Эчкән икән кулын тидерә, өйдән күзе кая күргән, шунда йөгерергә туры килгән яшь хатынына. 1972 елда улы Шамиль туа. Тик улының барлыкка килүе дә иренең зур холкын төзәтми. Нурия Усман кызы әти-әнисе янына йөгерә. Кайнанасы шундый вакытларда да туктатмаган, киресенчә: «Әгәр үтерсә, үзегезгә пеняйте», - дия торган булган.
Нурия Усман кызы янә сыер савучы булып урнаша. Ярым җимерек өй сатып ала, аның астына фундамент сала. Иреннән киткәндә бары тик балаларын гына алып чыгып китә. Чынаяклардан, кашыклардан башлап үзе барысын да җыйган. Тырышлыгы аркасында «балаларын аяк өстенә бастыра». Тиздән кызы һәм улы ярдәмчеләр булып үсәләр. Фермада булышалар. Н.У.Утешева, сәламәтлеге буенча, колхоз идарәсендә техничка булып эшли башлагач, кызы Адилә әнисе белән кичләрен идәннәрне юарга йөри.
«Иремә усаллык тотмыйм, - ди Нурия Усмановна. - Киресенчә, ул минем язмышымда булганы өчен рәхмәтле. Мин бит аның белән тормышымның бәхетен тәшкил итүче ике бала таптым. Рашид инде күптән бакыйлыкка күчте, ә мин аңа авыр туфрагы җиңел булсын, дип теләкләр телим. Кызымны һәм улымны бүләк иткән өчен рәхмәтлемен. Адилә дә, Шамиль дә аны үз догаларында искә алырга онытмыйлар».
Бүген Адилә белән Шамиль Мәскәүдә яши. Н.У.Утешеваның кызы СПТУда мастер булып эшли. Коллективта һәм студентлар арасында зур ихтирам казанган. Нурия Усман кызы Раис киявен ярата, аны туган улы дип саный. Раис Афганстанда хәрби хезмәт үткән, орден иясе булган. Җаваплы һәм җитди, ул гаилә өчен ышанычлы терәк. Аларның уллары Эльдар (26 яшь) һәм икенче сыйныфта укучы кызлары Ләйсән бар. Нурия Усман кызының кызы һәм улы гаиләләре интернациональ. Оныгы Эльдар рус кызы Сашенькага өйләнгән. Н.У.Утешева канәгать. Александраны татар теленә тәрҗемә иткәндә аның тезкасына әйләнә, Нурия була.
Шамиль улының язмышы бик бәхетле килеп чыга. Аның хатыны – рус  милләтле Наташа. Шамиль аның белән мәктәп эскәмиясеннән дус булган. Гаилә коруга аларны зур мәхәббәт алып килгән. Аларның өч балалары. Өлкәннәре – Борис, аннары - Эльвира, кечкенәләре – Ясмин. Кече оныгы үз исемен аклый. Ул өлкән яшьтәге ханымның күңелендә чәчәк ата. Бу - Утешевларның бөтен зур гаиләсенең шатлыгы. Нурия Усман кызы рус киленен дә ярата. Югыйсә, әнием - кызым дип алар бер-берсенә мөрәҗәгать итә.

 

Наилә НАСЫРОВА
«Ельниковская трибуна» материалына таянып әзерләде