Инсар районы Казеевка авылындагы “МолАгро” авыл хуҗалыгы предприятиесе эшләп килә. Ул төрле авыл хуҗалыгы культуралары һәм сөт терлекчелеген үстерү белән шөгыльләнә.
Мордовиядә сөт фермалары һәм комплекслары хезмәткәрләренең хезмәт ярышында 2 урын алган “МолАгро” авыл хуҗалыгы предприятиесендә төрле милләт кешеләре һәм төрле районнарда (Инсар, Кадошкино, Рузаевка) яшәүчеләр алга алып бара. Шулар исәбендә татар милләтле Кадошкино районы уңган, тырыш хатын-кызлары хезмәт итә. Комплексның башлангыч чорыннан ук Большие Поляны авылыннан Альмяшева Ирина, аннары Рәшидә Зайкина, Рима Тумпарова, Света Асаинова (фотода), Марина Долотказина, Латышовка авылыннан Гүзәл Демакова эшлиләр. Комплекс белән танышып алабыз. Әйтеп киттем инде: сөт комплексы заманча җиһазландырылган. Кеше факторын өлешчә читләтеп, югары сыйфатлы продукция алырга мөмкинлек бирә. Узган ел йомгаклары буенча көненә сөт савымы бер сыерга 11 тонна. Мондый күрсәткечләргә туклануга грамоталы якын килү хисабына да ирешелгән. Савылган сөтләре “Сармич” Инсар предприятиесендә сырлар җитештерүгә китә. Бүгенге көндә сөт комплексы мөмкинлекләре сыр, май һәм башка продукция җитештерү өчен сыр комбинатын 20 проценттан артык сөт белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Сөт юнәлеше стратегик һәм заманча сөт комплексы төзелеше нәтиҗәсендә уңышлы үсеш ала. Биредә 150 артык кеше югары түләүле эш белән тәэмин ителә. Сүз уңаеннан, быелгы соңгы мәгълүматлар буенча сөт комплексы хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 48-50 мең сум.
Комплекстагы сыер савучылар өч смена эшлиләр. Аларга хезмәт шартлары тудырылган. Үзләрен предприятие транспорты түләүсез килеп ала, озатып куя, смена вакытында түләүсез ашаталар, таләп ителгән хезмәткәрләрен яшәү урыны белән тәэмин итәләр. Белгәнебезчә, сыер саву эше күп көч таләп итә. Башта саву аппаратларын әзерләргә, саву стаканнарын кидерергә һәм салдырырга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, мәшәкать җитәрлек. Эш урынын, саву механизмнарын чисталыкта тоту да зарур. Сыер савучыларның эшен бүген заманча җиһазлар шактый җиңеләйтә. Әмма барыбер бу хезмәттә физик көч тә, ныклы сәламәтлек һәм түземлек тә кирәк. Һәм, әлбәттә, малларны ярату да. Кадошкино районы Насакан Потьма авылында яшәүче Света Асаинова әнә шул сыйфатларга ия. Сыерларны өч тапкыр сава ул, көненә ун да, ике генә дә бозау да кабул итә; берникадәр вакыт бозауларны карый да. Менә шулкадәр төрле хезмәттә ул. Шул рәвешле комплекста тик үзләре үрчеткән мал-туар: бозаудан сыер үстерәләр һәм аннары алардан сөт савып алалар. Бар эшләре предприятиенең терлекчелек буенча директор урынбасары Александр Цыганов җитәкчелегендә башкарыла.
Үз эшенә шулкадәр бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып хезмәт итүче кешеләргә ихластан сокланам. Иса, Латышовка сыер савучылары да шундыйлар. Алар арасында Света Асаинова (югарыда санап киткән тырыш татар милләтле кызларыбыз турында киләсе саннарда укырсыз) да эшен намус белән башкара, кушканнарны җиренә җиткереп үти. Бик җаваплы, тырыш кеше ул. Тормыш иптәше Рәшит белән ике бала - Регина белән Ремирны тәрбияләп үстерделәр, бүген Гөлназ белән Азамат оныклары шатландыра аларны.

Наилә НАСЫРОВА