26 декабрьдә Дубенка районы Ломаты авылының туган якны өйрәнү музее Новокузнецк һәм Камешково шәһәрләреннән Аширова Фаизя Айса кызын һәм Хусаинова Руфа Айса кызын кунаклар кабул итте.
Кунаклар өчен мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Экскурсовод Ломат авылының барлыкка килүе, гореф-гадәтләребез турында сөйләде, бергәләп искә алдык. Музей экспонатларын кызыксынып карадылар, ата-бабаларыбыз көнкүреш әйберләрен, теге яки бу эш коралын ничек кулланганнары турында искә алдылар. Безнең көннәргә кадәр сакланган кием элементлары турында ишеттеләр экскурсиядәгеләр. Традиция буенча, кунакларга чиста чишмә суында кайнатылган чәй тәкъдим ителде, анда тәмле милли сыйлар һәм тәмтомнар булган табын якташларымның яшь чакларын искә төшерде. Декабрьнең бу кышкы көнендә бер чынаяк кайнар эчемлек эчеп, барысы турында да сөйләштеләр. Китаплар, авылдашларыбызның фотоларын карадык. Шулай ук Семипалат урамындагы Морза йортында да булдылар. Истәлеккә фотога төштек. Кунаклар бик канәгать калдылар. Тагын килергә вәгъдә иттеләр.
Музей ишекләре кунаклар өчен ачык. Килегез.

Музей җитәкчесе Мәзидә МУРАКАЕВА