Мордовиядә 21нче февральдә Халыкара туган тел көнен билгеләп үттек. Дөньядагы һәр милләтнең үз теле, үз тарихы, үз гореф-гадәтләре бар. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Мордовия балалар бакчаларында, мәк-тәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният йортларында, туган телебезне хөрмәтләп, төрле-төрле чаралар үтте һәм үтәчәк. Шулай, Рузаевка районы Татар Пешләсе балалар бакчасында, Ләмберәнең һәм Ләмберә районы Пензятка авылы балалар бакчаларында туган телгә багышлап төрле шигырь кичәләре үтте.

«И минем туган телем!» дигән әдәби-музыкаль кичә Ләмберә районы Татар Тавласы мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары белән үтә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альфия Фатих кызы Муртазина татар халкы тарихы, мәдәнияты, әдәбияты турында сөйли, ә 9 класс укучысы Бикушев Самир кичәне алып бара. Җиденче сыйныф укучылары Абузярова Эльвира белән Муртазина Самира татар халык күлмәкләре турында презентация кулланып сөйлиләр. Шулай ук, Муртазина Самира (7 кл.) Р.Миңнуллинның «Телен саткан татарга», Айзятуллов Ильнур (7 кл.) Һ.Такташның «Алсу» поэмасыннан өзек, Салькаева Сафина (5 кл.) М.Җәлилнең «Соңгы җыр», Каххоров Руслан (7 кл.) тадҗик телендә «Мой родной язык» шигырьләрен русча - татарча- тадҗикча - үзбәкчә сәнгатьле иттереп яттан сөйлиләр. Шарипова Шайдохон (7 кл.) «Туган як» җырын матур җырлый.
Ләмберә районның Ләмберә 2нче мәктәбе 7нче сыйныф укучылары белән Фазия Фәрит кызы Боярова онлайн-режимда, ә Черемиш төп мәктәбендә офлайн-форматта ачык дәрес үткәрә, 8нче сыйныфлар белән «Туган телем – иркә гөлем» темасына инша язалар. Иң активлары - Зинченко Алина, Солдатова Самира, Курмакаева Карина. Булдыралар алар!
Дубенка районы Кочкурово урта мәк-тәбендә «Татар теле – туган телем» дигән кичәне татар, рус телләре укытучысы Альфия Кетдюс кызы Узбякова үткәрә. Эчтәлекле чара уңышлы үтә, балаларның хәтеренә уелып калырлык итеп. Биредә Габдулла Тукай, якташ язучыларыбыз турында сүз барган, Муса Җәлилнең 115-яшьлек юбилее уңаеннан, аның иҗаты турында да сөйләгәннәр. Яттан шигырьләр укыгыннар. Чарада 7 сыйныф укучысы Мусина Самира белән 6 сыйныф укучысы Мухутдинова Аэлина ихластан катнашалар, иң активлар, молодецлар!
Самира Раиль кызы (рәсемдә уңнан беренче) «Сөйләшәбез төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә» дигән Россия күләмендә үткән конкурста лаеклы II урын яулый һәм Болгарга өч кешелек путевка белән бүләкләнә. Ул үзе язган «Яшәсен минем Мордовиям!» шигырен сәнгатьле укый. Бу ярышта өч йөздән артык укучы катнаша. Альфия Кетдюс кызын да зур уңышлары белән ихластан котлыйбыз!
Нәкъ 21нче февраль көнне Кадошкино районы Большие Поляны мәктәбендә, барлык укучы һәм укытучылар бергәләшеп, туган телгә багышлап «Яшә, туган телем!» дигән мәктәп күләмендә, төрле техник чаралар кулланып, милли киемнәр киенеп, әдәби телдә сөйләшеп үтә бу бәйрәм. Кичә барчасына бик тә ошый. Иң актив укытучылар  - А.А.Капкаева, А.Ю.Капкаева, З.Х.Кильдеева, Р.З.Ляпина, укучылар – Алсу белән Регина Тумпаровалар, Дарина Кильдеева һәм башкалар. Булдыклылар – булдыралар.
Ельник районы 14 укучылы Акчеево мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыткан Гульнара Хәлим кызы Шехмаметьева татар һәм рус телләрендә «Туган телем - иркә гөлем...» дигән кичә үткәрә. Анда Габдулла Тукайның әдәбияттагы урыны турында сөйләнә, Жукова Юлия белән Тенишева Алсу аның шигырьләрен сәнгатьле яттан укыйлар, Муса Җәлил музее буенча онлайн-экскурсиядә булалар.
Торбеево районы Татар Юнки мәктәбе укытучысы Альфия Мәхмүт кызы Агишева киләсе атнага 2, 5, 6, 8нче сыйныф укучылары белән бергә (шул сыйныфларда гына укучылар бар) «Яшә, туган тел!» дигән әдәби-музыкаль кичәне татар һәм рус телләренә багышлап үткәрергә әзерләнә.
Рузаевка районы Татар Пешлә гомуми белем бирүче урта мәктәптә, бәйрәм көннәреннән соң, туган телгә багышланган КВНны Сания Спартак кызы Саляева үткәрәчәк. Шулай ук Шәриф Камалның юбилее уңаеннан, мәктәпнең барлык укучылары, укытучылары белән онлайн-форматта чара үткәрерләр, көтәбез. Әйтеп китәргә кирәк, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Милли музее, Татар әдә-бияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен оештырган «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре игълан иткәннәр. Татарстанда Шәриф Камал декадасы Туган тел елы кысаларында үтә.
Интернетта бик актив Темник районы Тархан, Митрялы, Аксел мәдәни йортларында туган телләргә багышланган, шул исәптән татар телебезгә, онлайн-форматта чаралар үткән. Бик актив Ләмберә районы татар авыллары (Аксен, Татар Тавласы, Кривозерье, Пензятка, Черемиш) мәдәни йортлары чаралары күңелгә хуш килде. Регионыбызда туган телдә туган телгә багышланган шигырьләр белән башлап, «Туган тел» җырыбыз белән тәмамланган чаралар үтүе дәвам итә.

 

Наилә НАСЫРОВА