21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бүген галимнәр дөньяда җиде меңгә якын тел бар, дип саныйлар. Шуларның сиксән өче киң таралган. Ә өч йөз сиксән өч тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле –- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү максаты белән оештырылган. Мордовия күләмендә дә татар теле яңгырый; милли мәктәпләрдә татар телен фән буларак өйрәнәбез, аңа багышлап кичәләр, онлайн-форматта конкурслар, олимпиадалар оештырыла һәм башка чаралар үтә. Туган тел – ул акыл садыгы дип юкка гына әйтмиләр. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез - татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
Татар халык мәкале: «Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр», - ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Һәм бүген бездә бер теләк: Мордовия яшьләребез күбрәк татар телендә сөйләшсә иделәр! Телебезне балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.

Наилә НАСЫРОВА