Кадошкино районы Большие Поляны гомуми белем бирү мәктәбендә каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә, 15 февральдә, аны искә алып, чара үтте.
Кичәдә Муса Җәлилнең презинтация ярдәмендә биографиясен, иҗатын искә алдылар, төрле сыйныф укучылары белән укытучылары батырлык, каһарманлык турында сөйләделәр. Аннары Кильдеева Дарина, Долотказин Мөхәммәт, Байчурин Ильяс, Шиндяков Евгений, Тумпарова Регина шигырьләр сәнгатьле яттан укыдылар, ә укытучы апалары - Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева, Муса Җәлилнең «Яшь ана»сын яттан сөйләде. Тагы бу көнне Афганистаннан 32 ел элек Совет гаскарләрен чыгару уңаеннан, чараны тулыландырып, Тумпарова Алсу «Терелү» шигырен тырышып яттан сөйләде һәм бу теманы яктырткан презентация күрсәтелде.