Иске Аллагол - Ковылкино районында бердәнбер татар авылы. Биредә ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә аерым хөрмәт белән карыйлар.
Кышын бу авылда, һәр ел диярлек, кырыктан артык кеше яши. Халык өстәлендә һәрвакыт милли ризыклар һәм камыр ризыклары бар. Җирле халык рус һәм мордвалар белән һәрвакыт бергә дус яши.
Авыл энтузиасты Наилә Алимҗан кызы Пугачева борынгы татар җырларын күп белә. Республика татар мәдәнияте онлайн-фестивалендә катнашты һәм җиңүчеләр исемлегенә керде. Әйтеп китәргә кирәк, ул төрле-төрле чараларда яратып катнаша. Күптән түгел аңа рус, мордва һәм татар милли ашларын тәкъдим итү өчен зур булмаган онлайн-диалог әзерләү идеясе килде. Аның идеясен күрше авыллардан килгән коллегалары да хуплады. Ниятләнгән эшләрне тормышка ашыруга әзерлек башланды инде. Бу районның һәр авылында төшерелгән видео яки фотороликларда һәр милләт вәкиле үзенең традицион милли ризыклары турында сөйләячәкләр, рецептлар һәм әзерләү серләре белән уртаклашачаклар, тра-дицияләр турында сөйләячәкләр. Әгәр уй килеп чыкса, бөтен материалны бер видеога җыячаклар. Кызганычка каршы, чикләүләр режимы уртак дустанә дегустация үткәрергә мөмкинлек бирми, әмма анысы әле алда. Мини-проектны рус, мордва һәм татар мәдәниятләренең дуслыгына багышлау планлаштырыла.