Бу чара Мордовия Республикасы Мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министрлыгы, «Республика халык иҗаты йорты» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, Мордовия Республикасы Мәдәният идарәсенең муниципаль органнары тарафыннан үткәрелә.
Фестивальнең сайлап алу туры, короновирус пандемиясе белән бәйле вәзгыять дәвам итүгә бәйле рәвештә, иҗади инструменталь һәм вокал но-мерларының видеоязмалары буенча онлайн-форматта узды. Анда гармунчылар, гармунчылар ансамбльләре, такмакчылар ансамбльләре, гармунчылар өчен җырлар һәм автор әсәрләрен башкаручылар катнашты. Сайлап алу турында 22 муниципаль районнан, Саранск шәһәр округыннан 190 башкаручы, шуларның 8е -17 яшькә кадәрге балалар иде.

Шулай, быел онлайн-форматта үткән Ләмберә районы гармунчылары конкурсантлары арасында татарларыбыз күпләп иде. Җиңүчеләребез дә байтак. Ләмберәнең мәдәни-спорт «Алмаз» дигән Үзәк хезмәткәрләре, ягъни жюрилары, аларның иҗади чыгышларын лаеклы бәяләгәннәр. «Гармонист- любитель», «Гармонист-ак-компаниатор», «Исполни-тель песен - частушек» (вокал ансамбльләр), «Ансамбль гармонистов» дигән номинацияләр буенча җи-ңүчеләрне билгеләгәннәр.
Ярышта, төрле милләт вәкилләре белән бергә, Ләмберә районы Татар Тавласы авылыннан «Гармонист- любитель» наминациясендә I дәрәҗә Дипломы лауреаты Исхак Сәяф улы Мясоутов булды.
Шул ук наминациядә Кривозерье авылыннан Касим Даут улы Каримов (рәсемдә) шулай ук I дәрәҗә Диплом лауреаты. Ул кичергән хисләре белән уртаклашты: «Яшь чагымда еш гармунымны кулга ала торган идем, клубыбызда да уйнатырга туры килде. Гитараны да яратам.
Бу чара ошап китте әле. Халык алдында төсле үзеңне хис итеп, өй түремдә татар җырларыбызны, рус көйләре белән чиратлаштырып, уйнаттым. Мин яратып катнаштым, киләсендә дә катнашырга исәп.»
Ярышның II дәрәҗә Диплом лауреаты Болотниково авылыннан Рафаиль Абубәкәр улы Хансвяров иде, ә Ш дәрәҗә - Аксен авылыннан Юнир Җәфәр улы Абдуллов.
«Гармонист-аккомпаниатор»  номинациясендә I дәрәҗә Дипломны Пензятка авылында гомер итүче Зыя Зәкәрья улы Максутов яулады. «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты Респуб-лика фестиваль-конкурсында, Ләмберә районының иң вертуоз гармунчылары арасында, Зыя Зәкәрья улы Максутов та катнашачак.
Гала-концерт 6 февральдә 13 сәгатьтә Республика мәдәният сарае сәхнәсендә узачак, дип хәбәр итә «Республика халык иҗаты йорты»да бүлек мөдире булып хезмәт иткән Людмила Марченкова.
Ул эпидемиягә каршы чараларны үтәү белән узачак. Тамашачылар аудиториясе арасында даими һәм традицион гармунда халык җырларын һәм такмакларны яратучылар да бар.

 

Наилә НАСЫРОВА