27 гыйнвар - Россиядә хәрби дан көне. Бу көн Ленинград шәһәре блокададан тулысынча азат ителгән (1944 ел). Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухы алдында баш иябез, аларның батырлыгы һичкайчан онытылмас!
Ленинград блокадасы 871 көн дәвам иткән, халык ачлыктан иза чиккән. Һәркөнне немецлар пулясыннан һәм үзәккә үткән ачлыктан, салкыннан йөз меңләгән кешенең гомере өзелгән. 1944 елның 27 январе шәһәрнең тулысынча азат ителгән көне дип исәпләнелә. Бу көнне Ленинградта бәйрәм салюты атыла. Илебез белән бергә, бу көнгә багышлап, төрле чаралар Мордовиядә дә үтте. Беренче чиратта, барлык мәктәпләрдә «Блокада ипие» дигән акцияләр, дәресләр, укучыларга халык батырлыгы турында сөйләүче истәлекле чаралар иде. Кечкенә генә кыз буларак бомбалар шартлавын күргән, ачлыкны, үзәккә үтә торган салкынны һәм гомумән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының иң куркыныч сәхифәләреннән берсе булган Ленинград блокадасы куркынычын кичергән Адилә Үмәр кызы Кичемасованың хатирәләрен «Темников хәбәрләре» бастырган.
Тагы бу ачы көннәрнең шахиты, бүген Тархан авылында гомер итүче Сания Рәхим кызы Агеева белән Аксел урта мәктәбе укучылары, «Блокада көндәлекләре» дигән батырлык дәресе алдыннан, очраштылар; озак иттереп Сания Рәхим кызы язмышының Ленинград блокадасында үткәргән көннәре турында белделәр. Тархан китапханәчеләре дә Сания Рәхим кызын блокадалы Ленинград истәлеге көне белән котладылар. Бүген Ленинград шәһәре камалышының тугыз йөзгә якын көнен күз алдына китерүе кыен. Букадәр кахәр көннәрне киләчәктә балалар күрмәсен, бөтен дөньяда тынычлык булсын иде!