Мордовия хакимияте калдыкларны аерым җыюны җайга салырга һәм ка-ты көнкүреш калдыкларын җыю һәм эшкәртүнең комплекслы системасын булдырырга ниятли. Бу хакта республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артем Здуновның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча: «Мордовия является участником федерального проекта «Комплексная система обращения с отходами» национального проекта «Экология». Строительство комплексного объекта обработки ТКО в Саранске позволит значительно увеличить уровень утилизации в регионе». Мәсьәләләрне җентекләп өйрәнү өчен Артем Здунов эшче төркем төзергә кушкан. Шулай ук калдыкларны аерым җыюны оештыру буенча алдагы эш турында да сүз барган бу җыелышта. Халыкны каты көнкүреш калдыкларының аерым җыелмасы белән тәэмин итү рес-публика халкының 43,6%ын тәшкил итә. Аерым җыелган калдыклар күрше төбәкләр - Пензага, Түбән Новгородка, Калуга һәм Мәскәү өлкәләренә икенчел эшкәртүгә җибәрелә. Россия Гринписы мәгълүматларына караганда, 2017 елда Саранск каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю инфраструктурасының үтемлелеге буенча илдә беренче урынга чыккан. 2019 елда 1747 тонна икенчел чимал, шул исәптән 1647 тонна макулатура, 100 тонна пластик аерым җыелган. Әмма бу юнәлештә әле зур эш башкарасы бар, шул исәптән мәгълүмати-пропаганда эшләре дә. «Белгечләр чүп-чарны сортларга аеру заводын 1,5 ел эчендә төзергә мөмкин, ә җәмгыятьтә калдыклар белән эш итү культурасын булдыру өчен 15 ел вакыт кирәк булырга мөмкин, диләр», - диде Артем Здунов.
Республиканың бөтен территориясенә калдыкларны аерым җыю буенча Саранск шәһәр округының уңышлы тәҗрибәсен тарату мөһим бурыч булып кала бирә, дип ассызыкланды ул. Шулай ук Мордовия районнарында, шул исәптән ерак торак пунктларда яшәүчеләр өчен каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча хезмәт күрсәтү мөмкинлеге мәсьәләсе дә каралды.
Эшләргә тиешле тагын бер тәкъдим - Саранск терри-ториясендә пластик шешә-ләр һәм алюминий банкалар кабул итүнең роботлаштырылган пунктларын урнаштыру. Бу икенчел чимал җыюның контактсыз ысулы бөтен дөньяда киң таралган.
Безнең авылларыбызда каты калдыкларны җыю ничегрәк бара дигән сорау буенча күп тапкыр кызыксынып карарга туры килде. Мордовиябез авылларында каты көнкүреш калдыкларын җыю үзәкләштерелгән һәм куелган бакларның тирә-ягын да чистартып алып китәләр. Бүгенгә пластик шешә, картон һәм башка көнкүреш калдыкларны бергә җыеп баралар алар. Әле генә Ромоданово районы Алтар авылы «Село Алтары. Мордовия.» дигән социаль челтәрендә менә шундый рәсемгә тап булдым. Гомуммән алганда, татар кешесе борынгыдан чисталыгы-пөхтәлеге белән билгеле. Менә йөрәге әрнегән һәм халкы өчен янып йөргән Алтар кешесе рәсем астында шундый комментарийлар да калдырган: «Чын-чынлап беркая сыймый торган эш бу, бүтән төрле әйтергә тел дә әйләнми. Тукталышка каршы юл читендә үзләренең мусорларын ташлап калдырганнар».
Ромоданово районы Алтар авылы администрациясе җитәкчесе Мөнир Хафиз улы Кузяев белән авылларындагы бу темага кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләштек. Ул: «Үткән елның май аенда без «Ремондис» компаниясенең филиалы хезмәткәре белән Алтар авылында 32 контейнерга урын әзерләп кую турында сөйләшкән идек. Районыбыз администрациясендә тутырылган заявкабыз да бар. Барысына якынча 800 мең сум акча таләп ителә. Әлегә «Ремондис» хезмәте Алтар мәктәбе каты калдыкларын гына ташый. Элегрәк каты отходларны үзебез чүплекләргә ташый идек, ә хәзер моңа хокукыбыз юк. Хәтта ике санкциясез чүплекне яптык. Бүгенгә контейнерлар урнаштыруларын көтәбез».
Башка шундый очраклар да булгалый. Мәсәлән, санкциясез чүплекләр. Авыл читендә, я булмаса ике урам артында шундый куркыныч чүплекләр үсеп килә. Беренчедән, табигатькә зыян китерәбез. Икенчедән, шул чүплекләр вакыт-вакыт яна; кырылыкта янгын чыгара шул чүплекләр, я булмаса, анда янган шешәләрдән таралган зарарлы һаваны суларга туры килә күбебезгә. Сулап кына калмыйбыз, төрле-төрле авыруларга сабышабыз. Шул исәптән, яман шешләргә дә...
Ә Ләмберә районы Аксен авылы администрациясе җитәкчесе Айса Җәфәр улы Юсупов белән алып барган интервьюда - каты көнкүреш калдыклары (ТБО) җыю турында сөйләшкән идек. Ул «Ремондис» компания төркеменең филиалы хезмәте өй алларына утызлап евроконтейнерлар куйды, дигән иде. Квитанцияләре ай саен килеп тора. Бүген бу хезмәт өчен түләве бәя булып торса да, калдыкларны аерым җиһазландырылган машиналар санкцияле чүплекләргә ташыйлар. Аксен авылы урамнары, елга буйлары-овраглары чистарды, дип шатланып куйды җитәкче. Димәк, үзебез дә сау булырбыз.
Бу мәсьәлә халыкның үзеннән тора бит: чиста кеше үз өен генә чиста тотканда түгел, ә тирә-ягын да чиста тотканда була. Әйдәгез бер-беребезне ихтирам итик, авылларыбызны чүплек базына әйләндермик - төрле яклап исән-сау булыйк!

Наилә НАСЫРОВА