Татарларыбыз, ике-бер булса да, борынгыдын килгән ат үрчетү белән шогыльләнә. Без Ләмберә районы Аксен авылында фермер, КФХ «Юлдаш»ны җи-тәкләгән Рафик Аяс улы Фетхулловның атлар табуны барлыгын беләбез, Темников районы Большое Татарское Караево авылында КФХ җитәкчесе Шәйхулла Шәмил улы Поздняков күп иттереп атлар үрчетә, Кочкурово районы Татар Ымызы – Татарский Умыс халкы электән-элек атлар үстерә. Ичалки районында атлар үрчетәләр. Ипподромы да бар, экскурсияләр дә оештыралар. Ковылкино районы Паньжа авылында гомер итүче Василий Васильевич Чукаров дигән фермер берничә дистә ел ат үрчетү белән шөгыльләнә. Эшмәкәр Яңа ел ялларында сәламәтлек, дәрт, күп уңай эмоцияләр бүләк иткән атка атланып йөрүләр оештырган. Бу гаҗәеп хайваннар белән аралашу аны шулай мавыктырган ки, ул аларга буш вакытының зур өлешен багышлый. Василий Васильевич атларны чабышка әзерли. Районда рысак-юртак токымлы атларын чабышка әзерләүче бердәнбер заводчы. Гадәттә атлар ике көпчәкле махсус экипажга җигеп сынала.
Василий Васильевичның барлыгы 100 баш чиста токымлы (чистопородные) аты бар. Алар – америкалы (айгыры), француз (3 баш айгыры), рус һәм орлов рысак-лары, рус тяжеловозлары. Аның атлары Раменское, Тамбов шәһәрләрендә үткән ярышларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Үткән елның 12нче сентябрендә Винск кушаматлы аты, Мәскәү үзәк ипподромы базасында узган йөгерешләрдә катнашып, призлы урын алган.
Бу хуҗалыктагы атларның барысы да чисталар, тәртиплеләр, ягымлылар. Аларның гаҗәеп матурлыгыннан һәм бөеклегеннән карашларыңны алып булмый. Атлар - гаҗәеп хайваннар: акыллы, игелекле, аралашучан. Аларда махсус энергетика бара.
Алдан килешеп, кечкенә төркемнәр белән аның ат абзарларына барырга мөмкин. Иң кыюларына, инструктор җитәкчелегендә, атларда йөрү тәкъдим ителә. Хайваннар белән тыгыз аралашуга әзер булмаган кешеләргә, аларга карап сокланырга, атны ашатырга һәм сыйларга була – якты хисләр гарантияләнә.
Бөтен дөньяда ипотерапия популяр – атка атланып йөрү юлы белән дәвалау. Бүген В.В.Чукаров атка атланып йөрү методикасын белән тулы күләмдә шө-гыльләнә. Шул исәптән инвалид балалар белән атка атланып дәвалану мөмкинлекләре дә тудыра. Киләчәктә ул Мордовиядә иң зур ат клубы булдырырга җыена.


Н.ХӘЛИЛ