Язма героебыз инвалидлыкны нормаль тормыш юлында ахыргы хө-кем карары дип санамый. Әйе, ул, һичшиксез, кешене мөмкинчелекләрдә чикли. Әмма Ләмберә районы Кривозерье авылында яшәүче Рафик Альшин өчен үзенә һәм башкаларга аның нәрсәгә сәләтле булуын, аның холкы һәм рух көче ни дәрәҗәдә нык булуын раслау мөһимрәк.
«Халыкны социаль яклау» оешмасы директоры Галия Харис кызы Батршина хәбәр иткәнчә, үткән елда Ләмберә районында кешеләргә авыр тормыш шартларында яшәргә мөмкинлек бирә торган 211 социаль контракт тө-зелгән. Быел да социаль контракт төзү мәсьәләсе буенча кешеләр мө-рәҗәгать итә. Программа 2021 елда да гамәлдә булачак. Социаль контракт дүрт юнәлеш буенча пособиеләр бүлеп бирүне күздә тота, шул исәптән хәтта кешене башка белгечлек буенча яңадан укытуга да. Аз керемле авыл гаиләләре бюджеттан бүлеп бирелгән акчага, кагыйдә буларак, мал-туар сатып ала. Һәм шуның аркасында үзләрен азык-төлек белән тәэмин итеп кенә калмыйча, үз йорт фермаларыннан артык продукция не сатып, бераз акча да эшли алалар. Шулай, Кривозерье авылында гомер итүче Рафик Альшинның да ике танасы һәм алты үгезе социаль контракт ярдәме белән барлыкка килгән. Программа буенча аңа 250 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчалар терлек сатып алу өчен генә түгел, терлекчелек биналары төзү, терлек азыгы сатып алу өчен дә кирәк булган.
- Киләсе язда ук таналарыбыз сыерлар булыр дип өметләнәбез, - дип сөйли Рафик Альшин. - Ул вакытта безнең үз сөтебез булачак. Ә аннан, эремчек, каймак, май ясарга була... гаиләбезгә, бигрәк тә балаларга, бу барысы да файдага гына булачак.
Альшиннарның әлегә ике кызы бар. Әмма тиздән гаилә артачак. Республика балалар хастаханәсендә эшләүче Рафикның хатыны Ольга өченче балага йөкле. Табиблар кыз булачак, дигәннәр. Гаилә башлыгы мондый вакыйгага сөенә, чөнки кызлар белән җиңелрәк, ди. Үсеп җиткән кызлар инде әтиләренә хуҗалык эшләрендә актив булышалар.
Яшерен-батырын түгел, күпчелек аз керемле гаиләләрдә социаль түләүләр һәм пособиеләр бердәнбер керем чыганагы булып тора. Альшиннар гаиләсендә дә шулай. Рафик үзе икенче группа инвалиды (гаилә башлыгының бер кулы һәм бер аягы зәгыйфьләнгән…), пенсиясе кечкенә. Хатыны Ольганың да хезмәт хакы - минималь.
Өй хуҗалыгыгызны ничек башкарып чыгасыз, сез бит физик хезмәтегездә чикләнгән, дигән сорауга Рафик Альшин:
- Мин бит ир-ат, - дип җавап бирә ул. - Инвалид дип гомер буе мендәргә еларгамы? Кыен! Әйе, кыен була, ә авылда кемгә җиңел? Җайлашам, барлык катлаулы эшләрне дә мөстәкыйль башкарырга тырышам. Абыема рәхмәт, ул миңа терлек азыгы белән булыша…
Якын киләчәктә Рафик Альшинның үз өй фермасында мөгезле эре терлек санын арттыру планда тора. Аның тагын бер кызыклы хыялы бар - хуҗалык өчен тәгәрмәчле трактор сатып алырга һәм анда эшләргә өйрәнергә. Аның сүзләренә караганда, техника белән булачак мини-фермасын үстерү җиңелрәк булачак. Әйтик, Кривозерье авылы зур, анда меңгә якын кеше яши. Ә мал үстерүче аз. Мәсәлән, ул яши торган зур урамда барлыгы биш баш сыер асрыйлар. Шуңа аның сөтен авыл халкы бик теләп сатып алачаклар, чөнки аңа ихтыяҗ бар. Артык сыер ите сату белән дә кыенлыклар булмаячак, дип уйлый фермер. Теләсәң, бар нәрсәне булдырып була.

Наилә Насырова