Такташның туган көннәрен рес-публикабызның татар теле предметын укыткан укытучыларыбыз, укучылары белән бергә, ел саен билгеләп үтәләр. Ә юбилейларын олылап, тантаналы чараларны Мордовия Республикасы регионара күләмнәрдә оештырып үткәрә. Быел да Мордовия мәктәпләрдә төрле чаралар үтте. Республикабыз күләмендә дә үтәчәк.

Шулай, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбендә, Юмаева Равза Мукаддәс кызы җитәкчелегендә, укучылары белән бергә, ки-тапханәдә «Такташка 120 яшь» дигән күргәзмә оештырдылар. Ә Һади Такташ поэзиясенә багышлап үткәргән викторинаның җиңүчесе - 6 сыйныф укучысы Аитова Дарина (рәсемдә). Ул чын мәгънәсендә якташыбыз Һади абыеның иҗатын белә һәм ярата, дия алабыз.
Такташыбызны яратып шул ук рай-онның Татар Тавла төп мәктәбендә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альфия Фатих кызы Муртазина җитәкчелегендә, якташыбыз Һади Хайрулла улы Такташ хөрмәтенә, 5-9 сыйныфлар арасында, иншалар ярышын үткәргән.
- «...Урам ташларына карлар ява, кар томалый чана юлларын», - дип язган безнең якташ язучыбыз Һади Такташ. Ул 1 январьда туган, бу шигырь юллары аның туган көненә туры килә. Быел без якташ язучыбызның 120-еллык юбилее уңаеннан, яңа елның беренче көнендә, онлайн форматта, иҗади конкурс үткәрдек. Укучыларыбыз Һ.Такташ шигырләрен, әсәрләреннән өзекләрне яттан өйрәнеп сөйләделәр.
Һади Такташ – татар халкының хәзинәсе, халык шагыйре. Ул халыкны, авыр елларны, мәшәкатьле тормышны сүрәтләгән. Аның образлары да халыктан алынган, безнең өчен бик тә таныш һәм якын, - ди Альфия Фатих кызы Муртазина әңгәмәдә.
Рәсемдәге Татар Тавласы мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Горбунова Регина белән Тимкаева Самира, Абдюшев Азамат (8 сыйныф) онлайн-форматта ятлаган Һ.Такташ әсәрләрен сөйлиләр. Шул ук форматта 7 сыйныф укучысы Муртазина Самира «Тәүфыйклы песи» шигырен яратып оста, сәнгатьле башкара.
Татар Тавла мәктәбендә «Такташ мәңге безнең күңелдә» дигән теманы яктырткан иншалар конкурсы да үткән, әмма иншалар әлегә тикшерелмәгән; нәтиҗәләрен кө-тәбез.
Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбендә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева, укучылары белән Һади Такташка багышлап бәйрәм үткәргән. Пандемия чоры киңәшләрен истә тотып башкарылган чарада, Һади Такташның биографиясенә ясаган презентацияне караганнар. 9 сыйныф укучылары Тумпарова Регина «Ак чәчәкләр» белән Тумпарова Алсу «Иптәшләр» (рәсемдә - уңнан суга) шигырьләрен сәнгатьле иттереп башкарганнар, 7 сыйныф укучысы Асаинов Рамир язучы биография-сеннән кызык-лы фактларны сөйләгән, ә 6 сыйныф укучысы Кильдеева Дарина «Мокамай»ны матур иттереп яттан сөйләгән. Бәйрәмдә кызык-лы һәм файдалы тестларны да чишкәннәр. Тагы, укучыларның әти-әниләре якташ язучы Һ.Такташыбызны күпме дәрәҗәдә яхшы белүләре турында да мәгълуматлар яңгыраган.
Алда әле байтак чаралар планлаштырылган. Киләсе саннарда алар белән газета укучыларыбызны таныштырачакбыз.

 


Н.ХӘЛИЛ